Депутат бүләкләр белән кайткан
Көнүзәк мәсьәлә

Депутат бүләкләр белән кайткан

Кичә Түбән Яке урта мәктәбендә Чыршы бәйрәме үтте. Анда авыл депутаты Дмитрий Валерьевич Чирков та катнашты. Ул Яке авыл җирлегендәге бөтен балаларга Яңа ел пакетлары әзерләп килгән.

 Аның шушы рәвешле балаларны сөендерүе беренче ел гына түгел инде. Бу юлы 82 пакет алып килгән. Аларны балалар бакчасында да, мәктәптә дә тапшырды. Әти-әниләр игелекле депутатка рәхмәтләрен әйттеләр.

Дмитрий Валерьевич белән авыл җирлеге “Теләкләр чыршысы” акциясендә дә катнашып та бәләк тапшырды.


Түбән Яке Депутат Чирков

Нет комментариев