Бу шимбәдә – олы бәйрәм
14нче август Физкультурачылар көне. Аңа һәм Халыкара яшьләр көненә багышлап Мамадышта бик күп чаралар һәм спорт ярышлары планлаштырылган.
Фәйзуллин йөзүләре – олы бәйрәмнең башы
Татарстан күләмендә абруйлы булган, моңа кадәр Татарстанның күп сулыкларында үткән “Фәйзуллин йөзүләре” Нократка килеп җитте.
Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Равил Фәйзуллин бик яхшы йөзү остасы да. Ул Татарстандагы барлы төрле дәрәҗәдәге елгаларны йөзеп чыгарга тели. 40 ел дәвамында бик күп елгаларны йөзеп чыкты да инде. Быел, бу атнаның шимбәсендә – 14нче август көнне ул бик күп дуслары, күренекле язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләребез белән Мамадышыбызга Нократ аша йөзеп чыгу өчен килә.
Иң элек иртәнге сәгать 10да аның белән Совет урамындагы Шәйхи Маннур һәйкәле янында әдәбият сөючеләр белән очрашу үткәрәчәк. Очрашуда шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла; Габдулла Тукай премиясе лауреатлары Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Газинур Морат; республика газеталарының баш мөхәррирләре һәм аларның урынбасарлары катнашачак.
Көндезге 12 сәгатьтә Равил Фәйзуллин һәм дуслары “Яшьлек” скверы турында Нократ аша йөзеп чыгачаклар.
“Яшьлек” скверы һәм Яр буе көтә
14нче август Фискультурачылар көне. Аңа һәм Халыкара яшьләр көненә багышлап Мамадышта бик күп чаралар һәм спорт ярышлары планлаштырылган.
“Яшьлек” скверында минифутбол, стритбол, өстәл теннисы ярышлары уза. Алар иртәнге 10.30 сәгатьтә башланып, кичкә кадәр дәвам итәчәкләр.
Ә Нократ яр буенда – Пристань янында иртәнге 10.00 сәгатьтә пляж волейболы буенча ярышларга старт бирелә.
Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булачаклар.
Әлеге күңелле чараларның барысына да рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев