Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Безнекеләр җиңүчеләр сафында

Казан шәһәре Совет район суды бинасының конференцияләр залында 2022 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының гомуми юрисдикция судлары киңәшмәсе булды. Тантаналы өлеш барышында судьяларга, суд аппараты хезмәткәрләренә, шул исәптән конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Гадел хөкемне гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне, озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мамадыш район суды Рәисе Дәүләтбаева Миләүшә Миннәхмәт кызы Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук Татарстан Республикасы Мамадыш район судының мәгълүматлаштыру буенча баш белгече Сәлахов Инсаф Мәгъсүм улы да бүләккә лаек булды. Ул «Һөнәре буенча иң яхшы – 2022» конкурсының «Мәгълүматлаштыру буенча иң яхшы белгеч» номинациясендә җиңүче булды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе Дипломына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш суды Бүләкләнүчеләр