Баулыдан өченче урын белән
Баулы шәһәрендә 2011 елда туган балаларның “Бу-Бо” төбәкара шахмат турниры узды.
Анда Татарстаннан һәм Башкортостаннан 21 команда катнашты. Бер атна элек 2013 елда туганнар командасы чираттагы турнирны откан иде. Шуңа күрә командабыз турнирга старт взносыннан башка гына чакырылды. Бу юлы беренче тактада Марс Фәсхетдинов, икенче тактада Аслан Хәмидуллин, өченчесендә Кәрим Чурекеев, дүртенчедә Мәдинә Мөбарәкшина уйнадылар. Командабыз уңышлы уен күрсәтеп, өченче урынны яулады. Үз такталарында Аслан – 3нче, Кәрим 2нче урын яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев