Балаларны дәүләт символлары белән таныштырдылар
Тауиле мәдәният йортында балалар белән Россия флагына багышланган чара үткәрелде.
Ул Россия Федерациясе гимнын җырлау белән башланды. Китапханәче Г.Р.Крапивина дәүләтнең бөеклеге аның символларында чагылыш табуы турында сөйләде. Чарада катнашучыларны Россия флагының барлыкка килү тарихы, андагы төсләрнең нәрсә аңлатуы белән таныштырды. Балалар пазллардан Россия флагын теләп җыйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев