Авылларда Пушкинга багышланган чаралар дәвам итә
Иске Комазан авылы мәдәният йортында да балалар белән бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 223 ел тулу уңаеннан "Пушкинның тылсымлы каләме" дигән чара үткәрделәр.
Анда мәшһүр шагыйрьнең биографиясен, тормыш юлын, язган әсәрләрен искә төшерделәр. "Алтын әтәч ", "Балыкчы һәм балык " турындагы әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Үсмерләрне мәдәни яктан актив булырга өйрәтүче, кешеләргә финанс яктан мөмкинлек бирүче "Пушкин картасын" куллану тәртибен аңлаттылар, аның өстенлекләре турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев