Авыллар чистара
Яз өмәләре табигатьнең яшәргән, ямьләнгән, яшеллеккә күмелгән чагына туры килә.
Авылларыбызда чистарту - төзекләндерү эшләрен башкару - алдыбызда торган бер мөһим бурыч. Гомер - гомергә татар авылларында бик матур бер гадәт булган - күп көч сорый торган эшне авыл халкы бергәләшеп, өмә итеп башкарган.
- Урта Сон авылында да өмә бик оешкан төстә барды. Хезмәте тигән барчасына олы рәхмәтләремне җиткерәм. Һәрбарчагызга сәламәтлек һәм иминлек, күңел күтәренкелеге, башлаган һәр эшегездә уңышлар телим. Елларыбыз тыныч булып, Ходай гомерләрне биреп тагын да шулай исәнлектә күрешүләр насыйп булсын, - ди Рәзинә Сәләхова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев