Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көнүзәк мәсьәлә

Авыл ипотекасы буенча ничек йорт салырга икәнен өйрәтәчәкләр.

Район башкарма комитеты 4нче февральдә ташламалы ипотека алырга теләүчеләр белән киңәшмә уздыра.

Аның максаты – “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү“ федераль программасында катнашырга теләүчеләрне күпләп җәлеп итү, аның шартларын һәм үзенчәлекләрен аңлату. Программа кысаларында кредит оешмалары тарафыннан 2,7 процентлы ставка белән ташламалы ипотека кредиты бирү каралган. Бу программа авыллар, яисә яшәүчеләр саны 30 меңгә кадәр булган кече шәһәрләр гражданнарына юнәлдерелгән. Алынган ипотеканы Мамадыш районы территориясендә торак йорт салырга яисә  фатир (йорт) сатып алу өчен файдаланырга мөмкин.

Кредитлау шартлары:

-еллык ставка - 2,7 процент;

-кредит срогы - 25 елга кадәр;

-кредит суммасы – 3 миллион сумгача;

-заемчының яше – 21дән алып 65 яшькәчә.

Киңәшмә 2021нче елның 4нче февралендә 16.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Мамадыш шәһәре, Муса Җәлил урамы , 23/33нче санлы йортның (район хакимияте бинасы) беренче катындагы утырышлар залы. Әлеге чарда катнашырга теләгәннәр битлекләр белән килергә кирәклеген исләреннән чыгармасыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев