Автобуслар графикны саклыйлар
Соңгы елларда шәһәр автобусларында халык шыгрым булган чаклар сирәк.
Соңгы ике ел эчендә пассажирлар агымы нык кимеде, дип белдерделәр “Транспорт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә.
Пассажирлар кимегән
Аннан алынган мәгълүматларга караганда, узган ел оешма хезмәтеннән файдаланучылар 2019нчы елгы күләмнең 56 процентын гына тәшкил иткән. Монда коронавирус белән бәйле чикләүләр, кешеләрнең бер-берсе белән контактка керүләреннән курку да үзен сиздермичә калмыйдыр. Куар-кодларны тикшерү дә автобусларның тулмавына этәргеч бирде. Шуның аркасында тукталышлар да автобус көтеп торучылардан шыгрым тулып тормый бүген. Дөрес, иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә халык күбрәк була. Аларның күпчелеген укучылар һәм бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр тәшкил итә.
Автобуслар графиктан чыкмый
Узган атнада шәһәрнең берничә тукталышында автобуслар көтеп торырга уйладым. Аларда беренче булып күзгә ташланганы шул булды: тукталышларда автобусларның йөрү графигы урнаштырылган. Дөрес, “Кояшкай” балалар бакчасы тукталышында ул юк иде. Ә шәһәр үзәгендәге калганнарында алар бар. “Полиция” тукталышында автобус көтеп торучы өч кешедән шәһәр транспортының йөреше турында фикерләрен белешергә булдым.
–“Кояшкай” тукталышына өлгермәдем, вакыт бар әле, дип, җәяүләп бирегә килергә булдым. Графикларның булуы бик уңайлы, вакытны чамалап чыгасың. Автобуслар да графикка сыешалар, дияр идем. Кышын бер-ике минутка соңга калу очраклары була, анысы. Тик бер проблема борчый, шәһәрнең Ушма аръягындагы соңгы тукталыштан автобус 17.55 сәгатьтә китә. Шуннан соң без аны күрмибез. Миңа спирт заводына икенче сменага җәяү дә барырга туры килә. Улларым өйдә булса, алар илтеп куя, – дип сөйләде Валентина Григорьева.
Тукталыштагы графикка күз салам, беренче автобус биредән Ушма аръягына пассажирларны 7.10 сәгатьтә алып китә, кичен исә шул якка соңгы автобус 19.26 сәгатьтә килергә тиеш. Шунысы сөендерде, “тикшерү барышында” автобусларның графикта каралган вакыт аралыгын саклаганлыкларына ышанасың.
Водительләр җитми
“Транспорт” җәмгыятенең автобус паркында 19 автобус исәпләнә. Аларның уртача яше 7-8 ел тәшкил итә. Соңгы тапкыр ике яңа автобус моннан ике ел элек кайткан. Кызганычка каршы, бүген җәмгыятьтә водительләр белән проблема. Аптырагач, мәктәпләр автобуслары водительләре дә шәһәр автобуслары руле артына утырырга мәҗбүрләр. Хезмәт хакына килгәндә, ул уртача 25-27 мең сум тәшкил итә. Шулай булуга карамастан, автобуслар үзвакытында чыгып китәләр, графиктан читләшмәскә тырышалар, диделәр предприятиедә.
Пассажирлар аз булгач, керемнәре дә аз. Дөрес, шәһәр яны маршрутларына субсидия түлиләр икән. Ә менә шәһәр эче һәм шәһәрара маршрутлар өчен ул каралмаган. Соңгы елларда мамадышлыларны спирт заводы яныннан Көньяк бистәсе-Красная Горка маршруты кайчан ачылыр микән, дигән сорау борчый. Әлеге сорауга предприятие җитәкчесе Радик Сибгатуллин:
–Бу көннәрдә Келәүеш, Шәдче һәм Соколка төбәкләренә маршрутлар ачтык. Җәнлек совхозы, Никифорово, Югары Сонга автобуслар йөри инде. Шәһәр эчендәге яңа маршрутны да якын киләчәктә җибәрергә уйлыйбыз, – дип җавап бирде.
Редакциядән:
Р.S. Сез автор фикере белән килешәсезме? Фикерләрегезне ватсаптагы түбәндәге редакция номерына җибәрегез: 8-939-305-24-13.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев