Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

“Ә безнең ишегалдында...”

Мамадышлыларга ишегалларын Яңа елга иң матур бизәү буенча конкурста катнашырга тәкъдим итәләр. Җиңүчеләр ике этапта билгеләнәчәк: район һәм республика дәрәҗәләрендә.

Яңа елга әзерлек тулы куәтенә бара. Бәйрәм бизәкләре, Яңа ел символы булган яшел чыршылар шәһәрнең үзәк мәйданында, Мамадыш һәм район авылларындагы урамнарда, оешмалар һәм сәүдә нокталары биналарында пәйда булдылар. Ә сез ишегалдыгызыны бизәдегезме? “ТАТМЕДИА” АҖ  йорт яннары территорияләрен бизәү буенча “Ә безнең ишегалдында...” исемле конкурс игълан итә.

Катнашу шартлары

Анда катнашу өчен агымдагы елның 23нче декабреннән 2023нче елның 4нче гыйнварына чаклы:

1.Яңа елга ишегалларын яисә йорт подъездларын бизәргә;

2.Фотога һәм видеога төшереп, “ВКонтакте” социаль челтәрләренә урнаштырырга;

3.#аунасводвореТМ#татмедиа15 хэштегы куярга;

4.Фотоны gazeta-nokrat@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.

Бәйге өч номинациядә узачак: “Иң яхшы шәһәр ишегалды”, “Район үзәгендәге иң яхшы ишегалды”, “Авыл җирлегендәге иң яхшы ишегалды”.

Беренче этапта җиңүчеләр район массакүләм матбугат чараларында тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Ул киләсе елның 5нче гыйнварыннан 8нче гыйнварны да кертеп уздырылачак.

Республика дәрәҗәсендәге этапка район һәм шәһәр этапларында иң күп тавыш җыйганнар узачак. Алар өчен “ТАТМЕДИА” АҖнең республика ресурсларында яңадан тавыш бирү оештырылачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр “ТАТМЕДИА” АҖнең символикасы төшерелгән дипломнар һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев