Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

47 елдан соң очраштык

“Бер күрешү – үзе бер гомер” дип юкка гына әйтмиләр икән. Әле кайчан гына Вахит, Ылыя, Кумырык авылларыннан кечкенә генә малай һәм кызлар Вахит мәктәбенә 4нче сыйныфка укырга җыелган идек... Сигезьеллык мәктәне тәмамлавыбызга 47 ел гомер узып та киткән. Ул чорның хатирәләрен яңартырга дип, очрашуга җыелдык.

 

 Мәктәп еллары артта калды, әмма ул елларда туган дуслык хисләре, сабакташлар бердәмлеге шул килеш калган. Малайларыбыз, балачактагы кебек, җыр-биюгә оста, кызларыбыз (малайлар әйтүе буенча) элеккечә матур калганнар. Чәчләргә чал төшкән, йөзләр бераз үзгәргән булса да, малайларыбыз шундый ук шук, ә кызлар тыйнак. Без класста 29 укучы идек, очрашуга 20 кеше җыелды: дүрт егетебез инде мәрхүмнәр. Урыннары оҗмахта булсын! Тагын дүрт егетебез һәм бер кызыбыз тормыш мәшәкатъләре белән очрашуга килә алмадылар.

Берәм-берәм укытучыларыбызны барладык. Сыйныфташлар өч авылдан җыелган булганга, беренче укытучыларыбыз да өчәү безнең: Садыкова Роза Шәяхмәт кызы, Романова-Чернова Татьяна Семёновна, Иванов Пётр Васильевич. Дүртенче сыйныфта безне үз канаты астына сыйныф җитәкчебез Җиһаншина Зөләйха Гата кызы алды. Беренче директорыбыз Исрафилов Каюм Гайфетдин улы, фән укытучыларыбыз: Миңнеханов Тимерхан Миңнехан улы, Садыков Минһаҗ Садыйк улы, Хөснетдинова Вагыйзә Хөснетдин кызы... Хәтирәләребез мөгаллимнәребезгә дога булып ирешсен иде! Бүгенге көндә исән укытучыларыбызга: Максимов Николай Алексеевичка, Ганиева Сания Гани кызына, Якупова-Фәләхиева Нәсимә Якуп кызына, Хәева Рәфилә Мөхлис кызына, директорыбыз Хәйдәров Раиф Хәйдәр улына чиксез ихтирамыбызны җиткерәбез.

Вахит сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, күбебез алга таба белем алу өчен Шәдче урта мәктәбенә юл тотты, кайберләребез Казан каласына юнәлде. Һәммәбез дә үзе теләгән һөнәр иясе булды. Язмыш безне кай якларда гына йөртмәгән... Иксез-чиксез Россияне гизеп, лаеклы ялга чыгып, туган төбәгенә кайтып төпләнүчеләр дә бар. Чит якларда яшәп алган сабакташларыбыз беравыздан: “Мамадыш, Вахит, Ылыя, Кумырыктан да матур җир дөньяда юк”, – диләр.

Очрашу дәвамында һәрберебез тормыш юлын сөйләде. Соңгы очрашудан соң 47 ел узган бит, уйлап баксаң, бер кеше гомере... Чара  күңелле уеннар, истәлекле хәтирәләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әти-әниләребезне дә искә алдык. Бүгенге көндә дүрт сабакташыбыз гына һаман да “бала” булып яшиләр, әниләре исән!

Кич дәвамында керәшен һәм татар халык көйләре яңгырап торды, 52 ел элек башланган дуслык еллар аша сынау үтеп, алдагы гасырга атлады. Сабакташларым, барчагыз да күңелемә бик-бик якын, һәркайсыгызның исемен күңелемнән кабатлыйм, йөзегезне яңадан күргәндәй, тавышыгызны ишеткәндәй булам. Вакыт табып, күрешүгә килүегез, балачак хәтирәләрен  яңартуыгыз өчен чын күңелемнән  рәхмәтемне җиткерәм. Яңа очрашуларны көтеп калам.

Рәмзия Сәетова (Миңнеханова)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вахит мәтәбендә очрашу