Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшлекле мәҗлес

Әйдәгез, тиз генә кабак бәлеше пешереп ашыйбыз!

Быел кабак уңышы мул. Аны файдалы чагында кулланырга кирәк.

Кирәкле ингредиентлар: әче камыр – 400 г. Эчлек өчен: кабак – 700 г, дөге – 100–150 г, йөзем – 80 г, атланмай – 120 г, тәменчә тоз, шикәр комы – 100–150 г.

Эш барышы: Эчлек әзерләү: кабакны урталай ярып, орлыкларын алабыз, кабыгын әрчеп, вак шакмаклап турыйбыз. Тоз сибеп бераз тотканнан соң, тишекле чүмечкә салып, суын саркытабыз. Бүрттерелгән дөге, шикәр комы, йөзем кушып болгатабыз.

Әче камырны 2 кисәккә бүлеп, зуррагын җәябез һәм табага куябыз. Эчлек салып, аңа эретелгән май сибәбез. Камырның кечерәген, җәеп, бәлеш өстенә каплыйбыз да кырыйларын чеметеп ябыштырабыз. Өстенә атланмай, он һәм шикәр комыннан ясалган валчык сибәбез. 180°С кызулыктагы мичтә 50–60 минут пешерәбез.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев