Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшлекле мәҗлес

Яшелчәм иртә өлгерсен, дисәң...

Февральдә помидор һәм татлы борыч утырту өчен иң уңышлы көннәр.

Тәҗрибәле бакчачылар орлыклар утыртканда яшелчәләрнең үсешенә Айның тәэсире булуын элек-электән белгән. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучыларга да моны исәпкә алырга кирәктер.

Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта ала.

Орлык утырту өчен уңышлы көннәр февральдә башлана. Үсеп килүче Ай 3-4 февральдә — Балык, 7-9 февральдә Үгезбозау йолдызлыгында булачак, димәк, җиң сызганып эш башлый аласыз.

 Ә менә 12-14 февральдә помидор, татлы борыч, баклажан кебек яшелчә орлыкларын утыртучыларның мул уңыш алуында шик юк. Бу көннәр февральдә чәчү эшләре өчен иң уңышлысы санала, чөнки үсеп килүче Ай Кысла йолдызлыгында булачак.

Бакчачыларга тагын бер киңәш: 1 һәм 16 февральдә, ягъни Ай туган һәм тулган көннәрдә, чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев