Акман авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә, актив китап укучылар өчен, "Көндәлек матбугат" исемле вакытлы матбугат белән танышу сәгате уздырылды.
Алар игътибарына балалар өчен Татарстанда чыгучы "Ялкын", "Салават күпере", "Идел", "Мирас" һәм башка журналлар тәкьдим ителде. Укучылар кайбер журналлар белән беренче тапкыр танышуларын яшермәделәр, кызыксынып өйләренә яздырып алучылар да булды. Районыбызда чыгучы "Нократ" газетасы да игътибарда булды.
Нет комментариев