Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшлекле мәҗлес

Өч катлы пирог пешерәбез

Чәйләрегез тәмле булсын!

Камыр өчен: 2 стакан он, 200 грамм май, су яки сөт - 100 мл, шикәр комы - 100 грамм, бер чеметем тоз һәм сода.

Эчлек өчен: күрәгә - 200 гр, кара җимеш - 200 гр, лимон - 2 данә (кечкенәләр), шикәр комы - 9 аш калагы.

Әзерләү: майны он белән (он валчыгы булганчы) уарга кирәк. Шушы массага шикәрне, соданы һәм тозны өстибез. Әкренләп сөтне салабыз һәм йомшак итеп камыр басабыз. Камырны 4 өлешкә бүлеп алып куеп торабыз. Кара җимешне, күрәгәне һәм лимонны аерым-аерым блендерда вакларга, һәрберсенә 3 аш калагы шикәр комы өстәргә. Әзерләнгән камырларны җәеп табага катлам-катлам салырга. Катламның беренче өлешенә - кара җимешне, икенче өлешенә - күрәгәне, өченче өлешенә лимонны салырга. Дүртенче  катламны өстенә җәеп, майлап, чәнечке белән тишкәләргә. Һәм 180 градуста 40 минут пешерергә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев