Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшлекле мәҗлес

Мамадышлылар яраткан тутырган каз рецепты

Кирәкле ингредиентлар: 3–3,5 кг авырлыктагы каз, алма — 1–1,2 кг, караҗимеш — 300 г, тоз.

Эш барышы. Чистартып, юылган казның, эчентышын тоз белән ышкып, эченә үзәге алынган, телемләп туралган алма һәм караҗимеш тутырабыз. Корсак өлешен җеп белән тегеп куябыз. Тутырган казны, сырты белән тирән табага яисә каз пешерә торган савытка салып, ярты стакан су өстәп, әйләндерә-әйләндерә һәм үзеннән чыккан шулпаны өстенә сибәсибә, 2–2,5 сәгать мичтә пешерәбез.

Әзер казны зур тәлинкәгә куябыз, кырыйларын каз эчендәге алма һәм караҗимешләр белән бизибез. Табынга аны турап та чыгарырга мөмкин.

Теләгән кеше казны фольгага төреп яки җиңсәгә тыгып та пешерә ала.

Казны, пешерер алдыннан, 24 сәгатькә тозлы суга салып тотарга да мөмкин, бу очракта тоз белән ышку кирәк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев