Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшлекле мәҗлес

Мамадышлы Рәйсә Муллаәхмәтовадан дучмак рецепты

Мамадыш хатын-кызларының “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесенең авыллар буенча урынбасары Рәйсә Абдулловна сүз ала:

- Мин җиде малайлы гаиләгә кияүгә чыктым. Зур гаиләгә килеп кергәч, аларның ризыкларын яратып ашарга, пешерергә дә өйрәнергә туры килде. Кайнәнием ашларының күбесе тиз пешерелә торган, күп һәм бик тәмлеләр иде. Аңа, барысына да җиткерерлек итеп әзерләргә дә кирәк булгандыр инде ул. Бүген, мин сезгә шуларның берсен – эремчекле дучмак тәкъдим итәм.

 

Төче камыр әзерлибез. Ул төрлечә ясала. Мин иң гадиен язам. Ярты литр әчегән сөткә 0,5 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, бал кашыгы очы белән генә чәй содасы, 1 йомырка салына. 2 аш кашыгы сөт өсте, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 аш кашыгы чаклы сыер мае яки майонез салып, камыр басыла. Камыр ял иткән арада, пешкән бәрәңгене сөт, йомырка, азрак сыер мае салып төябез. Төелгән бәрәңгенең чиреге күләмендә эремчек салып, тагын төябез яки болгатабыз. Камырны вак кисәкләргә бүлгәләп, һәрберсен җәябез. Шул түгәрәкләргә эчлек салып, вак итеп дучмаклар ясап, табага тезәбез. Мичкә куяр алдыннан өсләренә әйбәтләп болгатылган йомырка сөртәбез. Кызарып пешеп чыккан дучмакларны сыер мае белән майлыйбыз. Без һәм оныкларыбыз хәзер дә бу ризыкны бик яратып ашыйбыз. Сезгә дә пешерергә тәкъдим итәм. Ризык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев