Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшлекле мәҗлес

Мамадыш районының “Кәсилә“ ансамбле турында кызыклы фактлар

Мамадыш районы фольклор коллективлары белән танышуыбызны дәвам итәбез

 «Кәсилә» фольклор ансамбле 2009 елда оешып китә.

2015 елдан ансамбль белән Берсут авылы мәдәният йорты директоры Һадиева Диләрә Хәнафовна җитәкчелек итә.

Коллектив эшенең төп максаты - фольклор әсәрләрнең башкару осталыгын үстерү.

Ансамбльда 15 яшьтән 62 яшькәчә 9 кеше шөгыльләнә.

“Кәсилә” фольклор ансамбленең репертуары керәшен халык җырларынан тора.

Халык хореографиясе элементларын һәм халык инструментларын файдаланып, коллектив керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә.

Коллектив “Мамадыш йолдызлар кабыза”, “Авыл йолдызы” фестиваль-конкурсларында, Рождество бәйрәмнәрендә һәм район күләмендә үткәрелгән төрле чараларда актив катнаша. Шулай ук “Кәсилә” фольклор ансамбле ел саен "Питрау" Республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясый.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/ksil-ansamble-turynda-kyzykly-faktlar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев