Хачапури пешерәбезме
Эшлекле мәҗлес

Хачапури пешерәбезме

Рецептны үзегезгә саклап куегыз, кирәге чыгар!

Аны пешерү өчен: 100 грамм эремчек, 80 грамм дөге оны, 1 йомырка, 35 грамм сыр, бер чеметем тоз, камырны майлау өчен  бер йомырка сарысы кирәк.

Эш барышы: эремчек, йомырка, он һәм тозны бергә салып болгатырга.

Табага пергамент кәгазе җәяргә һәм массаны көймә итеп формалаштырырга. 180 градуска кадәр кызган духовкада 10 минут пешерергә.

“Көймәләр“не духовкадан алырга, сыр өстәргә һәм 5 минутка духовкага куярга. Соңыннан бер йомырка сытарга һәм “көймә“нең кырыйларын йомырка сарысы белән майларга һәм 5-7 минутка духовкага куярга. Йомырка сарысы пешеп бетмәскә тиеш.


Нет комментариев