Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшлекле мәҗлес

“Без Әлфия апа җырлары белән тәрбияләнеп үстек!“

Башкалабызда бу көннәрдә мәшһүр җырчыбыз рухы тантана итте. Әлфия Авзалова исемендәге икенче Халыкара фестиваль-конкурс гөрләп узды.

Әлеге бәйгедә Олыяз мәдәният йортында эшләп килүче халык һәм җыр-бию ансамбле балетмейстры Рәзинә Гарифуллина “Халыкчан җырлау. Вокал-соло (26-45 яшь) номинациясендә дипломант исеменә лаек булды. Вакыйганы үз күзләре белән күреп, олы казанда кайнап кайткан үзешчән җырчы белән элемтәгә кердек.

 

- Без кечкенәдән Әлфия Авзалова җырлары белән тәрбияләнеп үстек. Иртән мәктәпкә барыр алдыннан радиодан һәрвакыт Әлфия апаның җырларын куялар иде. Татар халык җырларын эстрада стилендә башкаруны башлап җибәрүче, халык көйләрен заманча итеп җырлаучы легендар җырчы бит ул! “Мәтрүшкәләр“, “Олы юлның тузаны“н гомер буе әнием сәхнәләрдән яратып җырлады. Әлфия апа һәрчак минем күңелем түремдә, йөрәгемдә. Фестивальдә һәр катнашучы ике җыр башкарырга тиеш иде: беренчесе - Әлфия Авзалова репертуарыннан, икенчесен үзләре сайлый.  Марат абый Локманов тәкъдим итүе буенча, Яр Чаллыда узган беренче турда аның “Ник соңладың“ җырын җырлап, Казанга икенче турга уздым. Фестивальнең сайлап алу этабы 20-21нче октябрьләрдә “Сәйдәш“ мәдәният үзәгендә булды. Мин биредә яңа тәҗрибә тупладым, күпме яңа җырлар ишеттем, атаклы артистларны күрдем, күренекле җырчылар арасында кайнадым. Җитәкче-аккомпаниаторым– Рифкать Шәфыйковка зур рәхмәт. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә чара берничә тапкыр кичектерелеп килде. Зал тамашачылар белән бары тик 50%ка гына тулы иде. Шундый чорда башкалабызда күңел ачып, рухланып кайттык. Җыр сөюче райондашларыбыз, бигрәк тә яшьләр мондый бәйгеләргә игътибарлы булсыннар, тәвәккәлләп, анда катнашсыннар иде. Ә гала-концерт 23 октябрь көнне “Пирамида“ мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Аны интернеттан күз дә алмыйча карадым. Беләсе килә бит. Фестивальнең иң олы бүләге- Гран-при Башкортстан егете Алмас Хөсәеновка тапшырылды. Бик көчле тавышлы, моңлы, лаеклы егет. Афәрин! – дип сөйләде ул.

Әйе, бу фестивальдә күпме кеше Әлфия Авзалова репертуарын кабат хәтерендә яңартты! Олуг чараны Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Казан мэриясе, Kazan City of Music UNESCO Program ярдәме белән Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды оештыра. Быел конкурска 350дән артык гариза кабул ителгән. Америка Кушма Штатлары, Канада, Куба, Болгария кебек чит илләрдән башкаручылар онлайн чыгыш ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев