Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Кисәк килгән бәла куркыныч

Дүшәмбе көнне төштән соң башланган давыл районыбызга да шактый бәлаләр салырга өлгерде. Җил шул кадәр көчле булды ки, шәһәр һәм авылларыбыз урамнарындагы, басулардагы электр баганарын сындырды, линияләрне өзде, өй һәм лапас түбәләрендәге шиферларны, калайларны очырды. Гадәттә мондый давыллар безнең якларда җәй көннәрендә була торган иде. Давылның беренче дулкыны узуга район...

Дүшәмбе көнне төштән соң башланган давыл районыбызга да шактый бәлаләр салырга өлгерде.
Җил шул кадәр көчле булды ки, шәһәр һәм авылларыбыз урамнарындагы, басулардагы электр баганарын сындырды, линияләрне өзде, өй һәм лапас түбәләрендәге шиферларны, калайларны очырды. Гадәттә мондый давыллар безнең якларда җәй көннәрендә була торган иде. Давылның беренче дулкыны узуга район электр челтәрләре предприятиесенең диспетчерлык пунктына Мамадыштан һәм авыллардан өзеклекләр турында хәбәрләр килә башлый. Кайбер урыннарда ут булмауның сәбәбе фидерларда автоматларның электрны өзүләре генә сәбәпче булса, линияләрнең өзелү, алар өстенә агачлар төшү очраклары да ачыклана башлый. Дежур бригадалар ашыгыч рәвештә авылларга, басуларга чыгып китә. Аларның көче генә җитмәячәге ачыклангач, ялдагы электрчыларны да чакыралар. Кукмара электрчылары да ярдәмгә килеп җитә. Шулай итеп, район территориясендә ун бригада эшли башлый.
-Красная Горканың бөтен урамнарында да ут сүнгән иде. Төнгә Заречная урамында гына өзеклек калды. Анда өч багана ауган булып чыкты. Соколка юнәлешендә дә басудага баганалар авуы, агач төшеп линия өзелүе ачыкланды. Бригадаларыбыз ул юнәлештә дүшәмбе көнне дә, сишәмбедә дә эшләделәр,-ди район электр челтәрләре начальнигы Рафаил Абдрахманов.
Буран юлларны күмеп китмәсен өчен, федераль трассага һәм район юлларына "Татавтодор" филиалының 28 техникасы чыгарылган. Алар төне буе эшләгәннәр.
-Гадәти көннәрдә юлларда 22 техникабыз була торган иде,-ди филиал директоры Виктор Кузнецов.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары өчен дә тагын бер кат сынау төн булган 2нче февраль. Авыр йөк автомобильләре "бөкеләр" китереп чыгармасыннар өчен, кичке 7дә аларның хәрәкәте туктатылган. Аларга иртәнге якта гына кузгалырга рөхсәт биргәннәр. Ә җиңел автомобильләр хәрәкәте дәвам иткән. Юллардан район үзәк хастаханәсенә бер генә авыру да китерелмәгән.
Көчле җил кыска ялганышлар да китереп чыгарырга мөмкин иде. Район гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Анатолий Маслов сүзләренә караганда, шәһәрдә һәм районда (Аллага шөкер) янгын очраклары теркәлмәгән.
Ә өй һәм абзар түбәләре зыян күреп иминиятчеләргә мөрәҗәгать итүчеләр шактый.
-Сишәмбе көнне иртән үк агентларыбыз Олыязда - биш, Красная Горкада - өч, Кече Кирмәндә ике хуҗалык зыян күрүен хәбәр итә башладылар. Кыска гына вакыт эчендә кырыклап клиентыбызга ярдәм кирәк булуы ачыкланды. Кече Кирмәндә бер йортның кирпечтән ясалган түбә кыегы җимерелгән. Алар тагын да күбрәк булырга мөмкин. Килгән зыяннарның күләмнәрен ачыклыйбыз. Иминият ярдәмнәре күрсәтеләчәк,-диде "Россгострах-Татарстан- филиалы директоры Гыйлемхан Сәләхов.
Темага
Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 2нче февральдә узган утырышында республикада "Буран" операциясе игълан ителде. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе башлыгы Сергей Захаров тагын ике көн дәвамында Татарстанның төрле районнарында начар һава торышы шартлары сакланачагын, кайбер районнарда көн дәвамында җилнең секундына 22 метрдан 28 метрга кадәр көчәюен хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев