Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Назлы күзләр

"Әниемә мәдхия" конкурсына Баланың әнисенә бәйлелеген Ходай дөньяны яратканда ук булдырган, диләр. Анага мәхәббәт - дөньядагы иң көчле, мәңге сүрелмәс хис. Минем әнием - Лира Низамиева - ягымлы, мөлаем, матур һәм олы йөрәкле кеше. Башлангыч сыйныфларда укыта. Балаларны яратканга, укытучы һөнәрен сайлаган да инде ул. Авыр, мактаулы хезмәтен бик тырышып,...

"Әниемә мәдхия" конкурсына

Баланың әнисенә бәйлелеген Ходай дөньяны яратканда ук булдырган, диләр. Анага мәхәббәт - дөньядагы иң көчле, мәңге сүрелмәс хис. Минем әнием - Лира Низамиева - ягымлы, мөлаем, матур һәм олы йөрәкле кеше. Башлангыч сыйныфларда укыта. Балаларны яратканга, укытучы һөнәрен сайлаган да инде ул. Авыр, мактаулы хезмәтен бик тырышып, яратып башкара. Өйдә безгә дә бик игътибарлы. Әнием бөтен шатлыкларымны күреп, борчуларымны сизеп тора. Мин әнием белән көн саен үземнең уңышларым белән уртаклашып торам. Нәни генә уңышларым булса да, аның йөзе шатлыктан балкый. Ул сөенеп елмайганда, миңа да бик рәхәт була. Мин әниемне сөендерер өчен тырышып укыйм. Ул өй эшләремне тикшерә, мин булдыра алмаганда ярдәм итә. Авырып китсәм, борчылып, савыкканчы янымнан китми. Әнинең булдырмаган эше юк. Эштән арып кайтса да, безне иркәләргә вакыт таба. Кайчак әни мине шелтәләп тә ала. Андый вакытта мин әниемнең күзләренә карыйм. Күзләре мине яратуын әйтәләр. Мондый кояштай балкып торучы, ягымлы, уңган, ачык йөзле, тәмле сүзле әни минә генәдер кебек тоела. Мин әниемне бик нык яратам, исән-сау, бәхетле булсын дип телим. Әни, син безне кешеләргә карта шәфкатьле, ягымлы булырга, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торырлык итеп үстерергә тырышасың. Шундый мәрхәмәтле булганың өчен рәхмәт сиңа, Әнием! Яшәү көче бирүчем син, әни, Кирәк чакта минем яклаучым. Тормышымда һәрчак фәрештәдәй Хәвефләрдән мине саклаучым.

Илшат Низамиев, Көек-Ерыкса урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев