Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш яшьләрен зәвыклы мәдәнияткә тартабыз

“Пушкин картасы“ – үсеп килүче буынны мәдәният учреждениеләренә җәлеп итү өчен искиткеч стимул. Әлеге карта турында район мәдәният бүлеге начальнигы Степан Спиридонов белән әңгәмә кордык.

 

-        Степан Петрович, картаның асылын, әһәмиятен, мөмкинлекләрен аңлатып китегез әле?

-        Агымдагы елның 1нче сентябреннән илебездә, шул исәптән, Татарстанда да “Пушкин картасы“ федераль яшьләр программасы эшли башлады. Бу – РФ Мәдәният, Цифрлаштыруны үстерү министрлыклары һәм “Почта Банк“ның уртак проекты. Аны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин “Туры линия“ барышында быелның июнендә үк игълан иткән иде инде. Алар федераль бюджет хисабыннан бушлай музейларга, театрларга, күргәзмәләргә, концерт залларына, филармониягә һәм китапханәләргә йөри ала. Ягъни, программада катнашучы 14 - 22 яшьлек кешеләргә өч мең сумлык махсус виртуаль яки, теләк буенча, физик банк картасы бирелә. Акчаны ел дәвамында сарыф итәргә мөмкин. Киләсе елда карта номиналы биш мең сумга кадәр арттырылачак.

-        Программаның төп максаты нинди?

-        Яшьләрне зәвыклы сәнгать аша дөньяны танып белергә өйрәтү, милләтпәрвәр рухлы тәрбия бирү, уңай эчтәлекле, әхлаклы, гомумкешелек кыйммәтләренә юнәлгән сыйфатлы мәдәни  чараларга тарту. Күңел ачу үзәкләренә түгел, ә менә нәкъ югары зәвык тәрбияли торган мәдәният учакларына.  Программага федераль, төбәк һәм хосусый мәдәният учреждениеләре кушыла, алга таба катнашучылар исемлеге киңәйтеләчәк. Мәдәни чаралар исемлеге pro.культура.рф порталында урнаштырыла.

-        Ә программа безнең районыбызда ничек гамәлгә ашырыла? Үзебезнең мәдәният учреждениеләре дә үз чараларын тәкъдим итеп, акчадан файда күрә аламы соң? 

-        Ала. Бу юнәлештә безнең мәдәният учаклары тарафыннан кызу эш бара. Әйе, бу ‒ бик җаваплылык сорый торган, четерекле хезмәт. Югарыда күрсәтелгән порталдагы исемлеккә фәкать мәртәбәле комиссия тарафыннан модерация узган, расланган чаралар гына кертелә. Район мәдәният йорты системасы, туган як тарихын өйрәнү музее үз чараларын тәкъдим итеп, җиренә җиткерделәр. Район берләштерелгән китапханәләр системасы, композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе дә максатчан эшли.

Әңгәмәдәш – Алсу Спиридонова.

 “Пушкин картасы“н ничек алырга һәм файдаланырга?

Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

“Дәүләт хезмәте“ порталында теркәлергә. Исәп язуын расларга.

Смартфонга “Дәүләт хезмәте. Мәдәният“ мобиль кушымтасын йөкләргә.

“Мир“ түләү системасының виртуаль “Пушкин картасы“на булырга.

 Кушымтада афишадан үзеңә ошаган чараны сайларга.

Кушымтада, сайтта яки музей кассасында билет сатып алырга.

Физик карта кирәк булса “Почта Банкка” мөрәҗәгать итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев