Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшлекле мәҗлес

Мамадыш керәшеннәре кызыл төс ярата!

“Мин дә! Янып тора бит ул кызыл төс! Яшәү, мәхәббәт, җиңү төсе ул“, - ди чигүче Анастасия Тимофеева.

Җөри авылында яшәүче Начтый түтинең өй эче бик матур, чигелгән әйберләр бизәп тора.

Комазанбашы кызын, 18 яше тулмас борын, сөйгән егете Николай Тимофеев Җөригә урлап алып кайтып китә. Алдынгы тракторчы-комбайнер белән сыер савучы менә дигән итеп тормыш коралар, эшләрендә мактаулы булалар, тупырдап торган дүрт малай - Валерий, Михаил, Геннадий, Борисны үстерәләр.

  • Әй, үткән гомерләр... Яшь, бәхетле, ишле чакта сизелмәгән дә... Инде хәзер ирем дә, олы улыбыз да бу дөньяда юк. Аларның кайгы-хәсрәтләрен ничекләр күтәргән булыр идем, ярый шушы кул эшләрем бераз оныттырды, - дип сөйләп китте язмам герое. – Телевизордан “Романтичное“ каналын кабызып куям да, мәхәббәт турында, тәрбияви эчтәлекле кинолар карарга яратам. Анда бернинди реклама юк, берсеннән-берсе яхшы фильмнар. Көне буе чигеп, рәхәтләнеп карап, ял итеп утыр шунда. Шушы чигешләремне тотып, тынычланам, җан рәхәте алам. Адәм баласына нәрсә белән булса да мавыгырга кирәк, Кешене эшсезлек бетерә.

Начтый түти кош-кортын да асрый, бакчасын да карый, гөлләрен дә үстерә, оныклары белән мәш килә. 12 оныгы бар аның! Кечкенә генә буйлы, терекөмеш сыман тиктормас, мөлаем йөзле апаның күңеле тулы матурлык, яхшылык. Иҗаты да  күз явын алырлык. Никадәр түземлек, тырышлык, вакыт сарыф ителгән аларга! Гомере буена бик күп мендәр тышлары, алъяпкычлар, кулъяулыклар чиккән ул. Соңгы елларда тәре бистәренә сорау зур икән. Утызлап авылдашының, ташлыярлыларның, юкәчелеләрнең дә тәре алларын аның кул эшләре бизи. Һәр эш шәхси заказ нигезендә башкарыла, алар кабатланмас, бер-берсенә охшамаган.

  • Чәчәкләрне клеенкалардан, тәрәзә челтәрләреннән дә төшереп алам, үзем дә ясыйм. Чигү җебен төсле шәлъяулыклардан суырам. “Синең мондый төсең юк иде бугай, дип авыл әбиләре үз шәлләрен дә китереп бирә инде хәзер“, - дип елмая ул.

Әйе, бүген кибетләрдә нәрсә телисең, шул бар. Ләкин кул эшләре халыкта гомер-гомергә затлы иҗат булып санала, чөнки аңа останың күңел җылысы, күз нуры, тырышлыгы салына. Үрнәкләрне киләчәк буыннарга да тапшырасы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев