Ветераннар һәм укучылар агачлар утырттылар
Общество.

Ветераннар һәм укучылар агачлар утырттылар

Бүген Мамадышның Җиңү паркында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, депутатлар, ветераннар һәм 4нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаучы укучылар катнашында агачлар утыртылды.

-Бу матур традиция ел саен үткәрелә. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан паркка ветераннар белән төшеп агачлар утыртабыз, - диде район ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипова.

Шунда ук район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре түтәлләргә һәм клумбаларга чәчәкләр дә утырттылар.


Агач утырту Җиңү паркы

Нет комментариев