Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш юлларында мобиль төркемнәр эшли

Районыбыз хокук саклау органнары тарафыннан үзизоляция режимының үтәлеше җитди контрольдә тотыла.

Авылларга барырга юнәлгән идек, федераль трассага күтәрелгәндә, “Вятка” сәнәгать паркы турында бер төркем полиция хезмәткәрләре тора. Ике якка узучы машиналарның бөтенесен туктаталар. Безгә дә зебра таякларын болгадылар.

–Капитан Илмир Байкиев. Справкагыз бармы? Күрсәтсәгез иде, – диде мөлаем генә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре шоферыбызга. Без дә эштән бирелгән, хезмәт вазыйфабызны башкаруыбыз турындагы справкаларыбызны, паспортларны күрсәттек.

Мондый пост биредә 30 марттан бирле эшли икән инде.

 

–Иртәнге сәгать 7дә чыгабыз. Кичке алтыларга кадәр торабыз. Кайчагында 7ләргә кадәр дә сузыла. Төркем составында көн саен биш полиция хезмәткәре һәм Росгвардиядән бер кеше була. Чиратлашып, график буенча дежур торабыз, – диде Илмир.

 

Ә трассада машиналар хәрәкәте аз, димәс идем. Аларның берсе дә игътибарсыз калмый. Үзизоляция сәясәте вакытында хезмәт вазыйфасын башкарулары әйтелгән справкалары, паспортлары, водитель таныклыгы җентекләп тикшерелә. Арада, справкалары булмаган, онлайн-кодлар алмаган, шәхси йомышлары белән юлга чыккан кешеләр дә очрый. Без булганда да бер ир кеше үзенең Мамадышка ни өчен кирүен аңлата алмады. Ә андыйларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы бүлегендә беркетмә төзелә.

Хокук тәртибе сакчылары белән бергә блок-постта муниципаль хезмәткәрләр дә дежур тора. Алар чит регионнардан Мамадыш районына кайтучыларның исем-фамилияләрен, телефон номерларын, пост яныннан үтү вакытларын, кайсы авылга, кемгә кайтуларын аерым журналга теркәп баралар. Бүтән регионнарда узучыларның машина номерлары да язып куела.

 

Шушындый ук блок пост Кукмара ягындагы трассада да урнашкан. Анда да шушындый ук тәртиптә кизү торалар, алар янында да муниципаль хезмәткәрләр дежурлык итә. Ул яктан Мамадышка керүчеләр, федераль трасса ягындагына караганда сирәгрәк. Күп машиналар шәһәргә кермичә федераль трасса ягына узалар. Аларның документлары ике блок-постта да тикшерелә.

 

 

 

Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Блокпост Мамадыш