Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Гешаның хәзер үз читлеге бар

Кызыл китап ябалагы Геша бүген дә дусларын сөендерүен дәвам итә.

Түбән Ушма мәктәбе укучылары Ратмир һәм Данил бер канаты зарарланган ябалак табулары, аңа ветеринария лабораториясендә Раил Мирзаяновның операция ясавы турында хәбәр иткән идек. Балалар аны Геша дип йөртәләр.

 

“Безнең Геша үзен яхшы хис итә. Аңа читлек ясап, урамга күчердек. Читлек эченә картон тартмадан өй дә ясап куйдык. Ратмир белән Динил аны тәрбияләүләрен дәвам итәләр. Иртән һәм кич тавык, сыер ите белән сыйлыйлар. Тәбегә кайчагында тычканнар да эләгә. Геша аларны бик яратып ашый. Кызганычка каршы, канаты дөрес ялганмады кебек. Ул бит тик кенә тора белми. Бинт белән бәйләп куйсаң да, авырткангадыр инде, канатын селкетә. Ә тәнендәге сынган сөяк тишкән ярасы төзәлде. Без барыбер канатын бинт белән бәйләп куябыз. Хәзер инде ул башка оча алмастыр. Күпмедер вакыт узгач, бинтын салдырып барыбер үзебезнең күзәтүдә иреккә җибәреп карарбыз. Малайларның аннан аерыласылары килми”, – диде Данилның әнисе Эльвира Моталапова.

 

Минневарис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ябалак Геша