Бу берничә ел элек булды.
Март урталары. Бер көннең көндезге аш вакыты. Кешеләр кайсы эшкә, кайсы кая ашыга. Мин дә эшкә барам. Аяк асты боз гына. “Метелица“ кибете янындагы автобус тукталышы артында бигрәк тайгак.
Бу урында җәяүлеләр тизлекләрен киметеп, сак кына барырга мәҗбүр булалар. Нәкъ менә шул урында бер яшь кыз өлкән яшьләрдәге абзыйны култыклап ярдәм итәргә тырыша. Ә тегесе һаман егыла. Аларга тигезләштем. Кешеләр исә узалар да узалар. Ник берсе килеп булышсын. “Балакаем, ни булды? Бу синең кемең, бабаңмы, әтиеңме?“ – дип сорыйм. “Юк, ул минем беркемем дә түгел. Ул инде әнә тегендә егылган иде. Мин аны көч-хәлгә монда кадәр алып килдем. Аннан спиртлы эчемлек исе килми. Аның хәле юк,“ – дип җавап бирде кыз. Кулындагы кулъяулыгына күзем төште, ул канга буялган. Абзый кешенең дә куллары канда. Ул аларны егылып канаткан икән. Кыз исә кулларны кулъяулыгы белән сөрткән.
Әлеге кулъяулыгыдай саф, чиста, шәфкатьле кызга карап, күңелем сөенде. “Син кем, исемең ничек, эшлисеңме?“ – дигән соравыма ул: “Мин хастаханәдә, статистика кабинетында эшлим,“ – дип җавап бирде.
Без аның белән тиз генә “Ашыгыч ярдәм“ машинасын чакырттык. Биш-җиде минуттан зыян күргән абзыебыз хастаханәдә иде инде...
Кешеләр ни генә әйтсәләр дә, бүген район үзәк хастаханәсендә эшнең тиешле рәвештә оештырылган булуын күрсәтә торган факт бу. Медицина хезмәткәрләре үз антларына тугры кала бирәләр, минемчә. Бу ябык кына яшь кызның маңгаена: “Мин медицина хезмәткәре“–дип язып куелмаган. Аңа да, башкалар кебек, ваемсыз гына узып китәргә була иде. Әлеге вакыйгадан соң шактый гына вакыт узса да, мин түзмәдем, статистика кабинетына кереп, кызның кемлеген белеп чыктым. Ләйлә Габдрахманова исемле икән ул. Рәхмәт сиңа, сеңлем, игелегең өчен!
Клавдия Ермолаева, Мамадыш шәһәре
Нет комментариев