Түбән Ушма комплексы сыеры Татарстан рекордын куйган
“АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыятенең 104216нчы санлы сыеры, 7 лактация чорында 102863 литр сөт биреп, Татарстанда рекордлы күрсәткечкә иреште.
Кичә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында нәсел эше буенча узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар. “АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыяте министрлык һәм нәсел эше буенча республика дәүләт идарәсенең “Гомерлек продуктлылыкта чемпион - сыер” (Корова - чемпион пожизненной продуктивности”) кубогына лаек булды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Наил улы Гарипов белән нәсел эше буенча республика дәүләт идарәсе начальнигы Ришат Өлфәт улы Зарипов кулларыннан кубокны җәмгыятьнең терлекчелек буенча директоры Илнур Раил улы Фатыйхов кабул итеп алды.
Минневщрис Мингалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев