Соңгы елларда ул нык авыртты. Шулай да Мамадыш шәһәренә, аннан туган авылы Арташка еш кайтты.
Шул кайтуларының иң истә калганы 2019нчы елның сентябрь ае ахырында булды. Көн матур, җылы, кояшлы иде, бар табигать җәйге рухта, хәтта үрмәкүчләр дә пәрәвез җәтмәләрен үрделәр. Башта ияләнгән гадәт буенча Тукай урамында яшәүче инвалид чордашы, хезмәттәше, җирле шагыйрә Люция Губинаның хәлен белде, үзенең рухи күчтәнәчләрен калдырып куандырды. Аннан соң заманында Түбән Ушма урта мәктәбендә математика укыткан, шәһәребезнең Толстой урамында гомер итүче мөхтәрәм Юрис Галиуллинда булдык. Олы яшьтә булуына карамастан, аның белән бик кызыклы әңгәмә корып, киңәш-табыш иттек, бакчачылык, укыткан укучылары, аларның тормышлары турында сөйләштек. Алардан чыккач, автомобиль юлы белән Пузанка тавына күтәрелдек.
Тауга менгән саен гаҗәеп табигать күренеше ачыла бара: көмештәй Нократ елгасы, аның болыннары, тугайлары, елга эчендәге аерым утраучыклар – күңелне күтәреп, йөрәккә көч бирәләр. Үзеңне яшьлек елларында йөргән кебек хис итәсең. Шунда ук район башлыгы Анатолий Иванов башлангычы белән Мамадыш шәһәрен өстән күзәтү мәйданчыгы ясала иде. Мәйданчык матур нарат урманы эченнән шәһәребезне өстән – кошлар оча торган биеклектән карау өчен бик уңайлы итеп эшләнгән. Шуннан ерак түгел Мамадыш шәһәрен аклардан азат иткәндә шаһит киткән сугышчылар һәйкәле. Ул сугыш барган окоплар, траншеялар янында нигезләнгән. “Бу һәйкәл янына беренче тапкыр авылым мәктәбенең дүртенче классында укыганда алып килгәннәр иде. Аннан соң күп мәртәбәләр булырга туры килде, яхшы сүзләр укып догалар кылдык, әмма ул вакытта бу тауга җәяүләп менә идек”, – дип искә алды Шаһинур Мостафин.
Шушы гүзәл күренешләр аның күңелен күтәреп, яңа омтылышлар бирде.
Яшьлекне сагыну хисләре безне элекке елларда сабантуйлар гөрләгән Фестиваль аланына алып килде. Озак еллар бу алан бик күп район чараларының шаһиты булды. Шуларның берсен Шаһинур болай дип искә алды: “1965 нче елның 19 нчы маенда әлеге аланда пионер туган көнгә багышлап фестиваль уздырылды. Көн бик суык, без барыбыз да ак күлмәктән идек, әй туңдык шул вакытта”.
Юлыбыз алма бакчасы янындагы тау юлы аша Түбән Ушмага кайту юнәлешендә. Тау башыннан “АПК “Азык-төлек программасы” хуҗалыгының терлекчелек комплексы шәһәр урамнары кебек балкып тора. Ерак түгел генә авыл зираты кичке шәфәкътә зәңгәрсу булып күзгә ташлана. Ә авылның нәкъ уртасында, тау итәгендә, егерменче гасыр башында төзелеп беткән ике катлы таш мәчетнең ае, кояш нурларын кире кайтарып, үзе кызыл-сары төскә кереп, күктән карап торган йолдыз кебек чагыла. Мәчеттән астарак, елга аркылы гына, ак кирпечтән салынган ике катлы урта мәктәп һәм аның биләмәләре җәелеп ята. Увылны икегә бүлеп узучы, халык телендә “Әби патша юлы” дип йөртелүче юлның ике ягы буйлап авылның халыкка хезмәт итүче социаль объектлары урнашкан. Шаһинур Әхмәтсафа улы белән мәдәният йорты янәшәсендә ачык һавада урнашкан һәйкәл-манументтагы мәрмәр такталарга уеп язылган сугыш һәм тыл батырлары исемлеге янында басып тирән уйларга чумдык. Монда күпме тарих, күпме ачы язмышлар, Бөек Җиңү өчен башларын салган солдатлар, тыл фронты каһарманнары, аларның ятим балалары.... Шунда Шаһинур абый авырлык белән тетрәнеп берничә җөмлә әйтте: “Мин мондый урыннарда күп булдым, күпме кешеләрнең ачы язмышларын ачыкладым, исемнәрен аклап мәңгеләштерергә булыштым, әмма бу хәтирәләр минем өчен бик авыр, йөрәк тетрәнә, күзләр яшьләнә. Еллар узган саен хәтирәләрнең бәясе арта, ә күңелдәге яра һаман тирәнәя бара....”. Мемориаль комплекс тулысы белән районыбыз иганәчесе, авылдашыбыз Рифат Мотыйгуллин башлангычы һәм финанс ярдәме белән төзелде.
1935 нче елда нарат агачларыннан төзелеп, такта белән тышланган без укыган мәктәп 1986 нчы елга кадәр файдаланылды, 42 ел халыкка хезмәт итте. Башта 7 еллык, ә 1952 нче елдан 10 еллык урта белем бирде, якын тирәдәге 6 колхозга берләшкән егермедән артык авыл балалары өчен белем учагы булды. Шаһинур абыйлар ике катлы агач мәктәптә 1963-1966 нчы елларда укып, 11 нче классны бетерделәр. Ул вакытта партия һәм хөкүмәт карарларына нигезендә, сынау өчен, унберьеллык уку программасы кабул ителде. Әлеге эксперемент бер ел гына булды. Бу юнәлешнең нигезендә ни ятканлыгын төгәл генә әйтә алмыйм, әмма “унберьеллыклар” тормыш өчен өлгереп җиткән, төпле фикерле, тирән белемле, мәгънәле укучылар булдылар. Алар барысы да тормышта үз урыннарын тиз таптылар. Классташларын Шаһинур Әхмәтсафа улы зур хөрмәт белән искә ала иде, алар белән хәбәрләшеп торды, мәктәптә очрашулар оештырырга зур ярдәм итте. “Без күп түгел, бары унҗиде бөртек идек, – дип, ул көнне дә санап чыкты. – Түбән Ушма авылы кызларыннан –старостабыз, легендар шәхес Шакиров Габделхак кызы Кәүсәрия, бухгалтерлар булып эшли башлаган Гүзәлия, Дөрия, Мөслимә, күренекле табиб Нурания, партия мәктәбен бетереп яшьләр белән эшләгән Лилия, халык хөрмәтен яулаган Равияләр. Кече Кирмәннән Ринат Мөхәммәдиев дөньякүләм билгеле язучы һәм сәясәтче булып җитеште. Барый – диңгез флотында хезмәт итте, Кави Казанда инженер булып эшләде. Норма авылыннан Вәлишина Эльмира – химик, Фидаил – инженер булдылар. Алкин авылыннан Малов Николай оста баянчы, агроном, Иске Заводтан Нурия бик тырышлар иде. Яңа Комазан авылыннан Мәсгуть Түбән Кама каласының химия заводының алыштыргысыз эшчесе булды. Ә без Арташ авылыннан Мөбәрәкшина Венера белән икәү идек, ул гомерен мәктәптә эшләүгә багышлады, ә мине үзегез беләсез инде.”
Бу урында аерым бер тукталыш ясамау гаеп булыр төсле, тулы хакыйкатьне ачып дөрес бәя бирергә кирәк, дип уйлыйм. Түбән Ушма – халкыбызга өч Тукай премиясе лауреатлары тәрбияләгән мәктәп. Менә алар: тел галиме Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, күренекле язучы, сәясәтче, милләтпәрвәр Ренат Мөхәммәдиев. Шаһинур Әхмәтсафа улы да шул бүләккә дәгъва кылучы булып теркәлгән иде. Ул башка язучылар кебек иркен, уңайлы бүлмәләрдә утырып роман-повестьлар язмады, халык өчен эшләде, ватанпәрвәр эзтабар буларак халкыбызның батырлыгын тузан җыеп яткан архив материалларыннан эзләде, алар эзеннән фронт юлларын узды, халыкны таныштырды, батырларны мәңгеләштереп һәйкәлләр куйдырды. Үзенең байлыгы һәм саулыгы хакына башкарган шушы мәшәкатьле эшләре өчен кем аңа матди ярдәм, финанс мөмкинлекләре биргән, илебез буйлап архивларда эзләнү өчен аңа түләүле отпусклар бирделәрме әллә? Аермасы бары шунда гына – ул үзен республикабызның югары бүләгенә лаек дип санады, ул аңа ышана иде, өметләнде. Әмма, нинди сәбәпләр булгандыр, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән елда бирелгән Тукай премиясе мәшһүр эзтабар файдасына булмады. Бу аны тагын бер кат тетрәндерде, рухын сындырды, мәкерле авыруын тагын көчәйтте... Бу хәл Шаһинур Әхмәтсафа улын якыннан белгән җәмәгатьчелекне дә аптырашта калдырды, халыкта киң яңгыраш уятты. Эзтабар язучының хезмәтләре дөрес бәяләнмәсә дә, алар әле күп еллар үзенә дан - хөрмәт китерәчәк, яшь буында туган илебезгә, халкыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә алыштыргысыз чыганак булырлар. Халык әйтмешли, “Батырларның эзе суынмый”, әле дә соң түгел, бу мәсьәләгә кире кайтып уңай хәл ителсә, бүгенге четерекле, аңлаешсыз, мәкерле вәзгыятьтә “Батырлар үз халкына, үз туфрагына” кайткан кебек булыр иде. Якташыбызның да рухы шат булыр иде.
Язмам ахырына якынлашканда укучыма бер сорау бирәсем килә. Өч Тукай премиясе лауреатын биргән тагын берәр мәктәп бар микән? Бу лауреатлар тикмәгә генә язучылык юлыннан кереп китмәгән бит, алар каләм тибрәтергә кайда өйрәнгән? Ул елларда мәктәбебездә биш йөзгә якын укучы белем алган, укытучылар коллективы көчле, тирән белемле абый-апалар иде, ир-атларның барысы диярлек фронтовиклар. Шулар арасыннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “унберенчеләрнең” класс җитәкчесе Сәкинә Габдулла кызы Аппакованы аерым искә алырга кирәк. Ул өлкән классларда татар теле фәненең бөтен нечкәлекләрен аңлатып, балалар күңеленә юл таба алган, иң күркәм сыйфатларга ия булган чибәр, булдыклы, авылның төрле әдәби чараларында иң актив катнашучы укытучы булып күңелдә мәңге саклана.
Менә язлар-җәйләр җитәр. Мәктәпләр балалар тавышыннан тынып калырлар. Җәй айлары – мәктәпләрдә очрашулар чоры. Инде башларына кырау төшкән әби-бабайлар – элекке классташлар тагын туган мәктәпләренә килерләр. Яшь барган саен сөйләр сүзләр күбәя бит ул. “Унберенчеләр”нең мәктәп бетергәннәренә быел 55 ел булачак. Иманым камил, очрашуны оештырачаклар алар, 17 бөртекнең унбере исән-саулар. Укытучылары да берничә генә калды инде. Аларга хөрмәтнең иң зуры булыр. Араларында Шаһинур Әхмәтсафа да булмас инде, әмма ул “изге йортыннан” – Арташ зиратыннан иң изге теләкләрен җибәрәчәк...
Габделхәлим СӘЛАХОВ, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины
Нет комментариев