Район газетасының универсаль солдаты Фирая Мингалиева ничек барысына да өлгерә
Җәмгыять

Район газетасының универсаль солдаты Фирая Мингалиева ничек барысына да өлгерә

Карап торышка кечкенә генә тоелган «Нократ» газетасының чираттагы санын үзвакытында һәм кызыклы итеп чыгару өчен күпме кешенең көче кергәнен беләсезме сез?! Башына төшмәгәннәргә моны күзаллау кыен.

Редакциядә  иң четерекле, тавык чүпләп бетермәслек, мәшәкатьле вазыйфаны – версткалаучы эшен башкаручы Фирая Мингалиева белән сөйләшеп утырдык әле. Һәм әлеге язма туды.

Мәкаләмне тормыш үзе яза

Бу Фирая ничек шулай түзем, сабыр, өлгер була ала дигән соравыма җавап эзләп, аның кылларын тарткалыйм.
– Без гаиләдә сигез бала үстек, миңа үземне белә-белгәннән бирле бала караттылар. Оек белән матчага бәйләп куелган бишекне бер аяк белән тирбәтеп, ике кулыма энә тотып шәл бәйләгәнемне һәм кызыклы китап укыганымны хәтерлим. Бервакыт әни килде дә, 200 күзәнәктән башлаган шәл уртасын кулына алып, лампочкага таба тотты: «Кара әле, монда озын ботлар, монда ике күзәнәкне төшереп калдыргансың, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче дип эшлисеңме?! Кара, кызый: эшең һәрчак көлеп торсын!» – дип, биш көнлек хезмәтемне сүтте дә атты. Яңадан башларга туры килде. Икенчесендә бер чиләк бәрәңге әрчергә кушты бу миңа. Базга төшәргә иренеп, ярты чиләкне генә әрчеп, әбәт пешердем. Ишле гаиләнең тамагы туймады. Әнинең: «Өч бәрәңге әрчеп!» – дип ачуланганы һаман колак төбемдә яңгырап тора. Әнием – гаять хикмәтле кеше. Шулай бервакыт мәртәбәле өлкә гәҗитенә котлау бирдем мин моңа. «И-и-и, кызым, аны бит безнең авылда өч кенә кеше алдырта, менә район гәҗите-гәҗит ичмасам, аны бөтен кеше укый!» - димәсенме бу миңа.
Минем мәкаләләремне тормыш үзе яза бит. Беренчесенең язмышын яхшы хәтерлим. Авылдашларым Миннесорүл апа белән Миннерафыйк абый Фәтхуллиннар юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган чибәр, акыллы, бер кашык су белән йотарлык кызлары Алия истәлегенә багышлап ел саен волейбол ярышлары уздыра. Шул турыда яктыртуыбызны сорап, «Нократ» гәҗитенә мөрәҗәгать иттеләр. Басмадылар. Шуннан мин тоттым да, "Татарстан яшьләре"нә юлладым. Бастылар! Күңелем үсеп китте. Тагын яздым, тагын бастылар. Шуннан китте инде. «Моны гына яктырт әле!» – дип кешеләр үзләре киләләр минем янга. Менә, башыма уй төште әле: Кукмара районының АжБуби мәхәлләсендә спиртлы эчемлекләр бөтенләй сатылмый икән, чөнки ... алучы юк, авыл халкының күпчелеге намазда, җомга көнне мәчетләре шыгрым тула ди. Авыл халкы кәсеп белән шөгыльләнә, бәрәкәтле тормыш алып бара ди, бездә дә ничек оештырырга микән моны, име?! Әзгә генә бирелгән гомеребездә бер-беребезнең кадерен белик, матур итеп, игелекле гамәлләр кылып яшик, Аллаһы Тәгалә күрсәткән туры вә хак юлдан атлыйк, тыйганнарыннан тыелыйк! Бәхет – янәшәдә генә, дуслар, туганнар, авылдашлар арасында бит ул.
… Мөслимә дустым, якын хезмәттәшем Фирая белән сөйләшеп сүз бетми. Шулай, җай гына, гәпләшә-гәпләшә «Нократ»ның чираттагы санын тудырабыз…

 

Досье:

Фирая Нәгыймулла кызы Мингалиева (Ганиуллина) 1966нчы елның 1нче июлендә Уразбахты авылында дөньяга килгән. «Нократ» газетасы редакциясендә газетаны версткалаучы булып чирек гасырга якын эшли. РФ Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау Грамотасы, «Хезмәт ветераны» медале иясе. «Нократ» газетасының Дмитрий Крещенов исемендәге премиясе лауреаты. Техник эш белән генә тукталып калмыйча, иҗат дә белән актив шөгыльләнә. «Нократ», «Татарстан яшьләре», «Ирек мәйданы» газеталарының, Татарстан мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте сайтының даими хәбәрчесе, мәкаләләре «Фатиха» календаре, «Шура» журналында да дөнья күрә. Татарстанда иң уникаль саналган #Әдәбимарафонда сигезенче тапкыр катнашты. 2020нче елда Фирая Мингалиева ВКонтакте социаль челтәрендә «Мамадыш-информ» төркеменең веб-мөхәррире итеп билгеләнде, ул хәзер виртуаль дөнья пульсыннан кулын бер минутка да ычкындырмый. Газетага яздыру кампаниясе вакытында аның кадәр өлгер эшләүче юк. Фотосы икенче ай рәттән “Редакциянең иң яхшы хезмәткәре” Мактау тактасында элннеп тора. Ире – күренекле язучы Вәрис Гали (Минневәрис Мингалиев), «ТАТАМЕДИА» АҖенең «Мамадыш-информ» филиалы баш мөхәррире урынбасары. Мингалиевлар гаиләсе – «Нократ» газетасының тоткасы.


Нет комментариев