Икеләтә юбилеен билгеләп үтте
Җәмгыять

Икеләтә юбилеен билгеләп үтте

Кичә Урманчы авыл җирлегендә узган халык җыены җирлек башлыгы Анатолий Ильин өчен икеләтә шатлыклы булды.

Бу көннәрдә аңа 60 яшь тулды, төбәк белән дә ун ел җитәкчелек итә инде ул. Әлеге җирлек районда яшәүче халкы, территориясе буенча иң зурлардан санала. Шулай булуга карамастан, Анатолий Яковлевич үзенә тапшырылган эшне халык белән бергә аңлашып, киңәшләшеп алып бара. Узган ел да җирлектә шактый эшләр башкарылган. Моны чарада катнашкан районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та ассызыклап үтте. Ул юбилярга “Мамадыш районы каршындагы казанышлары  өчен” медале тапшырды.

Җыенда җирлек тормышында актив катнашкан кешеләр дә билгеләп үтелде.


Нет комментариев