Җиңү көнендә Мамадыш ветераннары өчен тантаналы төшке аш оештырдылар
Җәмгыять

Җиңү көнендә Мамадыш ветераннары өчен тантаналы төшке аш оештырдылар

Шәһәр үзәгендәге кафеда 160 кешегә табын әзерләнгән иде.

Бүген Мамадыш шәһәренең Совет урамында Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә куелган һәйкәл янәшәсендә бәйрәм митингы тәмамлануга, район башлыгы Анатолий Иванов традиция буенча ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен һәм хәрби конфликтларда катнашкан якташларыбызны тантаналы төшке ашка чакырды. Шәһәр үзәгендәге кафеда 160 кешелек табын әзерләнгән иде.

Ветераннар тәмле аш-сулардан авыз итеп, дуслары һәм танышлары белән аралаштылар, залда уңай, дустанә атмосфера хөкем сөрде.

Тантаналы төшке аш концерт программасы белән үрелеп барды. Мөхтәрәм кунаклар өчен моңлы җырлар һәм матур шигырьләр яңгырады.


Нет комментариев