Эшмәкәр Гөлнәзирә Гаянова 80 мамадышлыга ифтар ашы үткәрде
Җәмгыять

Эшмәкәр Гөлнәзирә Гаянова 80 мамадышлыга ифтар ашы үткәрде

Кичә, шәһәребез үзәгендәге иң күркәм бина – “Диләрә“ кафесында беренче ифтар ашында катнаштык.

 

Эшмәкәр Гөлнәзирә Гаянова 80 кешегә табын корган. Алланың рәхмәте төшкере: ул ел саен шулай итә, шуңа күрә сәүдәсе, тормышы да гөрләп бара.

Вәгазь дә, Коръән сүрәләре дә, мөнәҗәтләр дә тыңладык, ахшам намазын бергәләп укыдык, догалар кылдык. Әлфирә, Нурфия, Люция, Нурания, Мәзекүрә абыстайларның телләре-телгә йокмады...  Бик күңелле, рәхәт, матур чара булды.  


Нет комментариев