Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Азык-төлек продуктларын цифрлы маркировкалау

Азык-төлек товарларын цифрлы маркировкалау бүгенге көндә азык-төлек базарының мөһим элементы булып тора.

Әлеге технология кулланучылар өчен сыйфатлы һәм куркынычсыз продукция сайлау мөмкинлеген арттыра, ә дәүләт органнарына базарны нәтиҗәле контрольдә тотарга ярдәм итә. Россия Федерациясендә гамәлдә булган «Гадел билге» цифрлы маркировкалау системасы бу юнәлештә уңышлы эшләүче заманча платформа булып санала.

«Гадел билге» проекты дару препаратларын, сөт һәм ит продукциясен, балык һәм диңгез ризыкларын, аяк киемнәрен, эчемлекләрне һәм башка төр товарларны исәпкә алырга һәм күзәтеп барырга мөмкинлек бирә. Цифрлы маркировка кертелү нәтиҗәсендә, фальсификацияләнгән һәм сыйфатсыз товарларның базарга чыгу очраклары сизелерлек кимеде.

Системаның мөһим өстенлекләренең берсе — яраклылык вакыты чыккан азык-төлек продуктларының сатуга чыгарылмавы. Касса аппараты аша товар уздырылганда, әгәр куллану вакыты тәмамланган булса, система автомат рәвештә сатуны тыя. Бу кулланучылар сәламәтлеген саклауда зур роль уйный.

Шулай ук, сатып алучылар өчен «Гадел билге» мобиль кушымтасы эшли. QR-кодны сканерлау аша кулланучы товар турында тулы һәм ышанычлы мәгълүмат ала.

Цифрлы маркировкалау аша түбәндәге мөһим мәгълүмат ачык була:

  • Яраклылык вакыты — продуктның куллану срогы;
  • Состав — җитештерүдә кулланылган ингредиентлар исемлеге;
  • Саклау шартлары — товарның сыйфатын саклау өчен тәкъдимнәр;
  • Чималның килеп чыгышы — чимал җитештерелгән яки әзерләнгән урын;
  • Туры килү сертификатлары — продуктның куркынычсызлыгын раслаучы документлар;
  • Товар хәрәкәте тарихы — җитештерүчедән алып сәүдә ноктасына кадәрге юл;
  • Өстәмә мәгълүмат — аллергеннар, энергетик кыйммәт, куллану яки әзерләү ысуллары.

Дәүләт программалары нигезендә, бүгенге көндә сөт продукциясе, минераль су, алкогольсез һәм алкогольле эчемлекләр, балык продукциясе, балалар азыгы, казылык эшләнмәләре, икмәк-күмәч товарлары һәм башка төр азык-төлек продуктлары мәҗбүри рәвештә маркировкаланырга тиеш. Бу исемлек «Гадел билге» проекты кысаларында даими рәвештә киңәйтелә.

Әлеге инициативаның төп максаты — азык-төлек продуктларының сыйфатын катгый контрольдә тоту, кулланучыларның хокукларын яклау һәм ялган продукция таралуын булдырмау. Нәтиҗәдә, цифрлы маркировкалау кулланучыларның ышанычын арттыра, ә җитештерүчеләр һәм сатучылар өчен логистика процессларын һәм склад запасларын нәтиҗәлерәк идарә итү мөмкинлеге тудыра.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Яр Чаллы территориаль органы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев