Корбан ашлары берләштерә
"Ак калфак" мөслимәләр клубы мәдрәсәдә корбан ашы үткәрде. Корбан чалу-Аллаһы Тәгаләгә якынаю дигән сүз. Корбан чалдык та, бетте түгел, аның әҗерен көтик. "Ак калфак" клубын оештыручы Рузалия Ибраһимова: "Корбан ашлары безне берләштерә, иманыбызны ныгыта, изге эшләргә рухландыра, тормышыбызда тәртип саклый",-ди. Мәҗлестә районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт...