Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Депутатлар бюджет проекты белән танышты

Район мәдәният йортында икенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының унҗиденче утырышы узды. Көн тәртибе проектына 12 мәсьәлә кертелгән иде. Рәсми өлешкә кадәр бүләкләү тантанасы узды. Район башлыгы Анатолий Иванов АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятенең баш белгече Әлфәт Талиповка "ТР атказанган агрономы" дигән исем, "ТР җәмәгать тәрбиячеләре" конкурсында катнашып, үз номинациясендә җиңү...

Район мәдәният йортында икенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының унҗиденче утырышы узды. Көн тәртибе проектына 12 мәсьәлә кертелгән иде.

Рәсми өлешкә кадәр бүләкләү тантанасы узды. Район башлыгы Анатолий Иванов АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятенең баш белгече Әлфәт Талиповка "ТР атказанган агрономы" дигән исем, "ТР җәмәгать тәрбиячеләре" конкурсында катнашып, үз номинациясендә җиңү яулаган "Татмедиа" ААҖ филиалы директоры, баш мөхәррир Светлана Хановага 1 нче дәрәҗә диплом, район советының яңа сайланган 3 депутатына шушы хакта раслаучы таныклыклар тапшырды...
Утырышның көн тәртибе проектындагы беренче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов чыгыш ясады. Ул 2011-2015нче елларда районның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде.
- Программаның төп бурычлары: җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең эффективлыгын һәм сыйфатын арттыру, инновацион һәм инвестицион структураның тормышка ашырылуы, төбәк продукты җыемының үсешен тәэмин итү, халыкның яшәү шартларын һәм сыйфатын үстерү, сәламәтлеген яхшырту, мәгариф тармагын заманчалаштыру, социаль тигезсезлек күрсәткечен киметү, районда тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү,- ди Илнар Хафизов.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең чыгышыннан күренгәнчә, быелның 9 аена уртача хезмәт хакы күләмен 11287 сум дип планлаштырган булсалар, әлеге сан 13125 сумны тәшкил иткән. Үсеш 114%. Рәсми теркәлгән эшсезләр саны 1,24 %ны алып тора. Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем җыемы быелның 9 аенда 1314 млн сумны тәшкил итә. Үсеш 103%. Мамадышлылар тарафыннан барлыгы 2550 млн сумлык товар җитештерелгән, төрле хезмәтләр күрсәтелгән.
Утырышта 2013нче елга һәм 2014-2015нче елларның планлы чорына Мамадыш районының бюджет проекты турында да сөйләштеләр. Бу мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Алексей Сергеев чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, киләсе елда район бюджетының гомуми кереме 636 млн сумнан артык булыр дип фаразлана.
Беренче ике мәсьәлә буенча фикер алышуларда катнашкан 87 нче санлы ҺК директоры Николай Егоров быелгы уку елына белем бирү йортының техник-материаль базасын ныгыту, ремонт эшләре үткәрү өчен район һәм республика бюджетларыннан шактый суммалар бүленеп бирелүен ассызыклады. Бүгенге көндә көллият студентлары тулысынча диярлек заманча шартларда белем алалар. Әмма Николай Егоровны башка мәсьәлә борчый. Аның сүзләреннән аңлашылганча, чыгарылыш укучыларының нибары 9 проценты гына районда белем алырга кала. Күбесе читтә белем алганнан соң да кире кайтмыйлар.
Кадрлар хакында район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев та сөйләде. Медицина белгечләре әзерләүче уку йортларында бүгенге көндә 40 тан артык мамадышлы белем ала икән.
- Соңгы елларда районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсендә тамырдан борылыш башланды дияргә була. Зур күләмдә төзелеш эшләре, ремонтлар алып барыла. Әле киләчәккә дә планнар шактый. Әмма медицина учрежденияләрендәге заманча шартлар белән беррәттән табибларның да халыкка мөнәсәбәте уңай булырга тиеш,- ди район башлыгы.
Утырышны 2011-2015нче елларда Мамадыш муниципаль районында торак төзелеше программасын тормышка ашыру турында сөйләшү белән дәвам иттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шамил Сабиров әйтүенчә, быел төбәктә 24,7 мең кв метр торак төзү планлаштырылган иде. Эшләр 57,6 % ка башкарылган. Киләсе елга план 25 мең кв метрны тәшкил итә. Бу юнәлештә "Төзүсервис" ЯАҖ зур роль уйный. Фикер алышуларда оешманың генераль директоры Илфат Хаҗиев та катнашты. Аның әйтүенчә, төзелеп килүче яңа кирпич җитештерү заводы тагын да зуррак мөмкинлекләр бирәчәк. Утырышта катнашкан ТР ДС депутаты, ТР Президенты каршындагы ДТФ башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин әйтүенчә, районга бәяне беренче чиратта нәкъ менә ТКХ өлкәсеннән чыгып бирәләр бит.
- Без кимендә 5 ел алдан кайда нинди йорт төзеләчәген белеп торырга тиешбез. Чөнки аның проектларын, документларын әзерләү өчен күпме вакыт үтә бит,- ди Тәлгать Абдуллин.
Алга таба 2009-2012 нче елларда Мамадыш районында балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау һәм 2013-2016 нчы елларда хокук бозулар буенча комплекслы программаларын тормышка ашыру турында сүз барды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова хәбәр итүенчә, узган ел балигъ булмаганнар тарафыннан 9 хокук бозу теркәлсә, быел андый очраклар искәртелмәгән. Бүгенге көндә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәптә 72 гаилә тора. Районда җинаятьләр санының кимүе, ә аларны ачу күрсәткеченең артуы күзәтелә.
Утырышта башка мөһим мәсьәләләр дә күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев