Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Муниципаль спортчылар җитди бурычлар алды

Бары тик җиңүче исеме өчен көрәшәчәкбез. Район башлыгы Анатолий Иванов муниципаль хезмәткәрләр командасы алдына әнә шундый бурыч куйды. Кичә спортчылар белән республика бәйгесенең финалына әзерлек хакында сөйләштеләр. Узган атнада Мамадыш районы муниципаль хезмәткәрләре командасы Алабугада Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарәләре, дәүләт властеның башкарма органнары территориаль бүлекчәләре...

Бары тик җиңүче исеме өчен көрәшәчәкбез. Район башлыгы Анатолий Иванов муниципаль хезмәткәрләр командасы алдына әнә шундый бурыч куйды. Кичә спортчылар белән республика бәйгесенең финалына әзерлек хакында сөйләштеләр.

Узган атнада Мамадыш районы муниципаль хезмәткәрләре командасы Алабугада Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарәләре, дәүләт властеның башкарма органнары территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында уздырылучы Спартакиаданың зона турында беренче урынны алып кайтканнар иде. Алар 8 төрдә көч сынаштылар. Кичә муниципаль спортчылар белән район башлыгы Анатолий Иванов очрашты. Ул команданың 30 дан артык вәкиле алдына бары тик җиңү яулау бурычы куйды.
- Зона этабында яхшы чыгыш ясадыгыз. Әзерлек өчен вакытыгыз да булмады диярлек. Ә финалга кадәр әле күнегүләр үткәрергә мөмкин. Бу этапка башка районнар да җитди әзерләнә. 3 млн. сумны һәр команданың аласы киләдер. Бүләктән бигрәк, район даны турында да онытмаска кирәк,- ди Анатолий Иванов.
Очрашуда һәр спорт төре буенча аерым сөйләштеләр. Команданың составы, формасы хакында да сүз барды. Анатолий Иванов күнегүләргә җитди карарга чакырды. Республика спартакиадасының финалында 6 зонада 1-3 нче урыннарны яулаган районнар катнашачак. Әлеге этап 30нчы ноябрьдән-2нче декабрьгә кадәр Казанда уза. Анда беренче урынны яулаган команда 3 миллион сумга хуҗа булачак. Икенче-өченче урыннарга чыкканнар 2 һәм 1 миллион сум белән бүләкләнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев