Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан ашында 300 мөселман катнашты

Шәһәребезнең 2нче санлы лицее базасында Корбан ашы үтте. Әлеге изге чараның төп башлап йөрүчесе үзәк мәчет имамы Наил хәзрәт Вахитов. Оештыру эшләренә ярдәм күрсәтүчеләр дә шактый булган. Бу атнада шәһәребезнең 2 нче санлы лицее 300 ләп мөселман динкардәшләрне кабул итте. Изге чара актлар залында мөнәҗәтләр әйтүдән башлана. Корбан ашы мәҗлесенең...

Шәһәребезнең 2нче санлы лицее базасында Корбан ашы үтте. Әлеге изге чараның төп башлап йөрүчесе үзәк мәчет имамы Наил хәзрәт Вахитов. Оештыру эшләренә ярдәм күрсәтүчеләр дә шактый булган.

Бу атнада шәһәребезнең 2 нче санлы лицее 300 ләп мөселман динкардәшләрне кабул итте. Изге чара актлар залында мөнәҗәтләр әйтүдән башлана.
Корбан ашы мәҗлесенең беренче өлешен Рәсимә абыстай Гайнетдинова алып барды. Ул тәүге сүзне әлеге чараны оештыруда төп башлап йөрүче булган үзәк мәчет имамы Наил хәзрәт Вахитовка бирде. Хәзрәт үз чиратында мәҗлесне зурлап килүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткереп, чыгышын тирән мәгънәле вәгазь белән дәвам итте.
Корбан ашына район башлыгы Анатолий Иванов та килгән иде. Ул үзенең шушы көннәрдә генә Мөхәммәт пәйгамбәрнең күккә иңгән урынында булып кайтуын сөйләде. "Алга таба дингә мөнәсәбәтебез бары тик артачак кына",- дип искәртте Анатолий Иванов. Бу эштә залда утыручы ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлардан да күп әйбер тора, ди район башлыгы.
- Без бергәләп яшь буынга дөрес тәрбия бирергә, аларны дин юлына бастырырга тиешбез. Бүгенге көндә мәчетләр төзүе авыр түгел, ә аларга халыкның йөрүе әһәмиятле. Бу эшкә бергәләп алынсак кына, нәтиҗә уңышлы булачак,- ди район башлыгы.
Соңгы елларда җитәкчеләрнең дингә карашлары тамырдан үзгәрүен үзенең чыгышында район мөхтәсибе Илһам хәзрәт тә ассызыклады. Мондый Корбан ашларының шушы көннәрдә берничә мәхәлләдә уздырылуын да җиткерде ул. Аларны оештыруда һәртөрле ярдәм күрсәтүчеләрнең саны да арта бара икән.
Мөнәҗәтләр, вәгазьләр, котлау сүзләре тыңланганнан соң мәҗлескә килүчеләр намазга тезелде.
Изге чара лицейның ашханәсендә дәвам итте. Биредә 300 кешегә табын әзерләнгән иде. Наил хәзрәт Вахитов әйтүенчә, киләсе елда мондый мәҗлесне 350 кешегә әзерләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев