Аек бул, заманага лаек бул
Статистик мәгълүматларга караганда, районыбыздагы һәр өч җинаятьнең берсе исерек килеш кылынган. Яшүсмерләр арасында да аракыдан, сырадан авыз итүчеләр очрап тора.
Бәйрәмнәрдә кич урамга чыксаң, атына-атына йөрүче яшьләргә дә юлыгасың. "Аракыны авызга да алган юк, сыра гына эчәбез,"-ди кайберләре. Составында алкоголь булган, формалашып бетмәгән организмның аңын томаларга җитәрлек эчемлекләр бик күп...