Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Хәнәфи Яруллин: “Тормышымны авылдан башка күз алдына да китерә алмыйм”

Бүгенге сюжетыбызның герое Кече Сон авылында гомер кичерүче Хәнәфи Яруллин. Рәсми мәгълүматлар буенча, Сон авыл җирлегендә шәхси кулларда 800 баш корт гаиләсе исәпләнә. Төбәктә 4 эре умартачы эшли. Бу исемлектә Хәнәфи Яруллин да бар. Ул 1965 нче елгы. Тумышы белән шушы авылдан. Моңа кадәр күмәк хуҗалык, урманчылык умарталыкларында хезмәт куйган....

Бүгенге сюжетыбызның герое Кече Сон авылында гомер кичерүче Хәнәфи Яруллин. Рәсми мәгълүматлар буенча, Сон авыл җирлегендә шәхси кулларда 800 баш корт гаиләсе исәпләнә. Төбәктә 4 эре умартачы эшли. Бу исемлектә Хәнәфи Яруллин да бар. Ул 1965 нче елгы. Тумышы белән шушы авылдан. Моңа кадәр күмәк хуҗалык, урманчылык умарталыкларында хезмәт куйган. Берничә ел күмәк хуҗалык дилбегәсен тарткан. Ә хәзерге көндә үзе өчен тир түгә.

Умартачының нияте киләчәктә - корт гаиләләре санын 170 кә җиткерү. Хуҗалыкта гаилә белән бергәләп эшлибез, ди ул. Әле мәктәптә генә укыса да, улы Нияз да эш рәтен белеп үсә икән. Кортлар тырышлык таләп итә, ди сюжетыбыз герое.
Узган сезонда умартачы Яруллин 1,5 т бал, ана кортлар, пакетлар сатып 800 мең сум акча эшләгән. Кышын да тик тормыйм, ди ул. Капка төбендәге әлеге бина остаханәсе икән. Анда чыршы такталарыннан умарта оялары ясыйм, ди Хәнәфи абый...
20 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнсә, соңгы 10 елда үз җилкәсенә тагын бер мәшәкать алган. 83 кв метр зурлыгындагы теплица корып, анда кыяр-помидорлар үстерә ул.
Теплицаның тышкы ягы поликарбонаттан, ә эчке өлеше полиэтилен белән төрелгән. Беренче елларда утын яккан булсалар, соңгы ике елда яшелчә мәйданнарын газ җылыта. "Бу һөнәргә керешкәнче, читтән торып укырга туры килде",- дип шаярта героебыз.
Үзешчән яшелчәчеләрнең быелгы сезоны февраль урталарында башланган. Март азагында үсентеләрне түтәлләргә күчергәннәр. Ә тәүге уңыштан авыз итү апрель урталарына туры килә. Бүгенге көндә һәркөнне 15 кг чамасы кыяр җыеп алабыз, ди Хәнәфи абый. 1 ай эчендә барлыгы 4 ц лап уңыш алырга өлгердек, ди ул.
Табышка килгәндә, акмаса да, тама инде, ди героебыз. Ә зур керемнәр өчен, теплицаның мәйданы да мондый гына булырга тиеш түгел шул, дип ассызыклый Хәнәфи Яруллин.
Кыярга сорау кимегәч, бу түтәлләрдә помидор үсәчәк. Аларының үсентеләре әзер инде, күчереп утыртырга гына кирәк.
Ә гомумән, Хәнәфи абый эштән зарланмый. Мин үз тормышымны авылдан башка күз алдына да китерә алмыйм, ди ул. Кемнәрдер рухи ялны чит илләрдә, диңгез ярында тапса, Хәнәфи Яруллин өчен җәннәт почмагы үз хуҗалыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев