Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аек бул, заманага лаек бул

Статистик мәгълүматларга караганда, районыбыздагы һәр өч җинаятьнең берсе исерек килеш кылынган. Яшүсмерләр арасында да аракыдан, сырадан авыз итүчеләр очрап тора. Бәйрәмнәрдә кич урамга чыксаң, атына-атына йөрүче яшьләргә дә юлыгасың. "Аракыны авызга да алган юк, сыра гына эчәбез,"-ди кайберләре. Составында алкоголь булган, формалашып бетмәгән организмның аңын томаларга җитәрлек эчемлекләр бик күп...

Статистик мәгълүматларга караганда, районыбыздагы һәр өч җинаятьнең берсе исерек килеш кылынган. Яшүсмерләр арасында да аракыдан, сырадан авыз итүчеләр очрап тора.

Бәйрәмнәрдә кич урамга чыксаң, атына-атына йөрүче яшьләргә дә юлыгасың. "Аракыны авызга да алган юк, сыра гына эчәбез,"-ди кайберләре. Составында алкоголь булган, формалашып бетмәгән организмның аңын томаларга җитәрлек эчемлекләр бик күп хәзер. Әти-әни кесә чыгымнарына акчаны кызганмый, ә яшьләр аны "үзләренә кирәккә" тота белә. Районның балалар наркологында егермегә якын үсмер исәптә тора бүгенге көндә. Аларның икесе бензин парлары иснәп исерергә яратучылар, калганнары-алкогольле эчемлекләр кулланучылар. Быел 8нче март бәйрәме алдыннан бер үсмер район үзәк хастаханәсенә алкоголь белән агуланып китерелгән булган. Моңарчы әле хастаханәгә аракы белән агуланган өлкәннәрне генә алып киләләр иде. Эчүчелек сазлыгы яшьләребезне дә үзенә суырып ала башлады. Район хокук бозуларны кисәтү комиссиясенең чираттагы утырышында моның сәбәпләре беренче итеп уртага салып сөйләшенде һәм тикшерелде. Быелның дүрт аенда җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен 667 кешегә административ беркетмә тутырылган. Җәмәгать урыннары дигән төшенчәгә урам да, мәдәният учаклары да керә. Шәһәребездә медицина айныткычы бетерелгәч, исерекләрне район эчке эшләр бүлегенә алып кайтып, яки очраган урыннарында ук беркетмә тутыралар да, кире җибәрәләр. Кыш исереклекнең ахыры фаҗига белән дә тәмамланырга мөмкин. Колакларын, борыннарын, кулларын өшетүчеләр ел саен очрап тора. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең сүзләренә караганда, хөкүмәт карарын бозып, төнге уннан соң спиртлы эчемлекләр сатучы сәүдә нокталары да очрый әле. Аларның һәркайсының даими клиентларына кадәр бар. Быелга чыккач та берничә сатучыга беркетмәләр тутырылып, административ чаралар күрелгән. Комиссия членнары беркетмәләрне кибетчеләргә генә түгел, ә хуҗаларына һәм юридик затларга төзергә киңәш иттеләр. Шул чакта гына тәэсире көчле булачак. Тыелган вакытларда аракы саткан өчен юридик затларга Административ кодекста 80нән 120 мең сумга кадәр штраф каралган. Комиссиядә авыр гаиләләрдәге, КДНда һәм ПДНда исәптә торучы балаларның җәйге ялларын оештыру мәсьәләсе дә уртага салып сөйләшенде. Район территориясендә өч сменада өч палаткалы лагерь оештырылачак. Аларда 150ләп бала ял итәчәк, аларның күбесе безнең районныкы булыр, дип көтелә. Егерме мәктәптә өч йөз бала өчен эш һәм ял лагерьлары булдырыла. Төрмәләрдән һәм төзәтү лагерьларыннан кайтучыларның мәшгульлеген тәэмин итү дә искәртеп үтелде. Комиссия утырышында экстремизмга һәм милләтчелеккә каршы чаралар турында да сөйләшү булды. Комиссия утырышын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова алып барды.

Вәрис Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев