Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тоткыннар Дегетле сөтен эчә

Дегетле авылында урнашкан 17нче санлы колония-җирлектә яңа цех ачылды. Биредә пастеризацияләнгән сөт җитештерәләр. Авыл хуҗалыгы тармагын үз иткән учреждениенең 3765 гектар җире бар. Шуның 1925 гектары-сөрүлек мәйданнары. Төп өлешне күпьеллык үләннәр алып тора. Быел 60 гектарда бәрәңге, 1 гектарда кишер, шундый ук күләмдә чөгендер, 3 гектарда кәбестә үстерәчәкләр. Үзләренең өч...

Дегетле авылында урнашкан 17нче санлы колония-җирлектә яңа цех ачылды. Биредә пастеризацияләнгән сөт җитештерәләр.

Авыл хуҗалыгы тармагын үз иткән учреждениенең 3765 гектар җире бар. Шуның 1925 гектары-сөрүлек мәйданнары. Төп өлешне күпьеллык үләннәр алып тора. Быел 60 гектарда бәрәңге, 1 гектарда кишер, шундый ук күләмдә чөгендер, 3 гектарда кәбестә үстерәчәкләр. Үзләренең өч сугару җайланмалары бар. Биредә җитештерелгән яшелчәләр белән мондагы тоткыннар тәэмин ителә, калганын Татарстанның башка колонияләренә озаталар. Ит һәм сөт белән дә шулай ук. Учреждениедә 600 баш дуңгыз, берничә ат һәм 116 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 54-е-савым сыерлар. Алардан көнгә 515 килограмм сөт савып алалар. Апрель ае азагында колония-җирлектә сөтне пакетларга тутыру белән шөгыльләнүче цех ачылды. Пастеризацияләнгән сөт 2,5 % майлылык белән чыга, 1 литрлы пакетларга тутырыла. Сөтне Татарстанның дүрт колониясенә дә озаталар. Көнгә 20 литр чамасы мондагыларга кала. Цехта әлегә эш бер сменада оештырылган. Алга таба ике сменалы итәргә ниятлиләр.

Илнур Юнысов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев