Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

“Авыл!” диеп типсен йөрәкләр

"Бүген юрист, икътисадчы белгечлеге дипломы тотып, зур шәһәрләрдәге супермаркетларда гади бер сатучы булып эшләгәнче, эшче һөнәрләрен, авылга кирәкле белгечлекләрне сайларга теләгәнегезне хуплыйм," - диде муниципаль район башлыгы Сон авыл җирлеге территориясендә урнашкан урта белем бирү мәктәпләрендә укучылар белән очрашканнан соң. Югары Сон урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфында өч кыз, бер малай...

"Бүген юрист, икътисадчы белгечлеге дипломы тотып, зур шәһәрләрдәге супермаркетларда гади бер сатучы булып эшләгәнче, эшче һөнәрләрен, авылга кирәкле белгечлекләрне сайларга теләгәнегезне хуплыйм," - диде муниципаль район башлыгы Сон авыл җирлеге территориясендә урнашкан урта белем бирү мәктәпләрендә укучылар белән очрашканнан соң. Югары Сон урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфында өч кыз, бер малай укый. Беренчеләре киләчәктә сәламәтлек саклау тармагын сайларга җыенсалар, яшүсмер эретеп ябыштыручы булырга хыяллана икән. Башка классларда белем алучылар да бүгенге көндә дефицит саналган белгечлекләр үзләштерергә ниятлиләр. Араларында язмышларын авыл белән бәйләргә җыенучылары да юк түгел. Районыбыз башлыгы аларга ил, җөмһүриятебез һәм районыбыз җитәкчелеге тарафыннан авылны бетермәү максатында күрелә торган төрле программалар барлыгын сөйләде. Сон төбәгенең зур юлдан ерак булмавы, теләгән кешеләргә, мәсәлән, авылда яшәп тә Алабуга ирекле икътисадый зонасында төзелеп килә торган завод-фабрикаларда эшләргә мөмкинлек бирүен ассызыклап үтте. Мамадыштагы көллияттә дә хәзер күп төрле һөнәрләр үзләштерергә мөмкин. Чөнки әлеге уку йорты заманча җиһазлар белән тулыландырыла. Балалар күңелендә туган төбәкләренә карата мәхәббәт хисләре уятуда педагоглар белән ата-аналар тыгыз элемтәдә торырга тиешләр. Районыбыз башлыгы инициативасы белән кертелгән "Тормыш дәресләре" дә бу өлкәдә эзсез югалмый. Туган якка мәхәббәт балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш. Югары Сонда кечкенәләр дәү абыйларын туган якка кагылышлы шигырьләрне оста сөйләүләре белән үзләренә әсир иттеләр. Бүгенге көндә биредә 18 бала тәрбияләнә. Аларның алтысы киләсе елда беренче сыйныфка барачак. Шуның кадәр сабый алар урынына киләчәк. Балалар бакчасына ике үзбәк сабые да йөри икән. Иманым камил, алар үсеп җиткәнче өч телне - үзбәк, татар һәм рус телләрен яхшы үзләштерәчәкләр, авылда тигез хокуклы булып үсәрләр. Ни әйтсәң дә, бу сабыйларны татар балалары белән уртак ислам дине берләштерә бит. Рус телен яхшы гына тупалаучылар да бар инде. Тик менә бинаның кысанлыгы гына бераз борчылу тудыра. Гомумән, җирлектәге авыл хуҗалыгы тармагы, социаль-мәдәният-көнкүреш объектларында булганда, районыбыз башлыгы безнең киләчәгебез булган балалар белән озаграк аралашты. Урта Сон авылы мәчетендә ул анда яшь буынның ничек йөрүе белән кызыксынды. "Дин һәрвакытта да иманлы, мәрхәмәтле, олы җанлы, кешелекле булырга, туры юлдан барырга ярдәм итә. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов август аенда Мамадышта узган җөмһүриятебез педагогларының август киңәшмәсен тикмәгә генә "Мәктәп дәресләрдән соң" дип исемләмәде. Аның төп максаты - балаларны дәресләрдән соң төрле җәмәгать эшләренә, спортка тарту. Беркемгә дә сер түгел, бүген балаларыбыз көннәр буе диярлек компьютер артында утыралар. Районыбызда сыйныфлар арасында берничә спорт төрен, хәрәкәтле уеннарны үз эченә алган бәйгеләр программасы эшләнде. 1-11нче классларның барысы да җәлеп ителәчәк анда. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырачакбыз," - диде Кече Сон авылында файдалануга тапшырылган яңа мәдәният йортында төбәк халкы белән булган очрашуда Анатолий Иванов. Авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау объектларының бүгенге хәле, юллар төзелеше, башка социаль объектларга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде анда. Бу юнәлешләрдә, төбәктә тормышны җанландырып җибәрүдә ару-талуны белмичә эшләүче Сон җирлеге башлыгы Мансур Сәләховка, Югары Сон авылына инвестор булып килгән Рифат Мотыйгуллинга, "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" җитәкчесе Фоат Шәриповка үзенең рәхмәтләрен ирештерде.

Николай Михайлов

Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов Югары Сон балалар бакчасында. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев