Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төбәк стандартлары мөмкинлек ача

Муниципаль районыбызда яшәүчеләр өчен шатлыклы яңалык: быелның 1нче сентябреннән торак-коммуналь хезмәтләрнең төбәк стандартлары яңадан каралды. Аларны түләгәндә акчаңны янга калдыру өчен, кайбер категория гражданнар субсидия рәсмиләштерергә хокуклы. Бу хакта тулырак район социаль яклау идарәсе администраторы Лада Обманова сөйли. -Гаиләнең субсидиягә хокукы бармы-юкмы икәнен якынча ничек ачыкларга мөмкин? -2005 елның гыйнварыннан...

Муниципаль районыбызда яшәүчеләр өчен шатлыклы яңалык: быелның 1нче сентябреннән торак-коммуналь хезмәтләрнең төбәк стандартлары яңадан каралды. Аларны түләгәндә акчаңны янга калдыру өчен, кайбер категория гражданнар субсидия рәсмиләштерергә хокуклы. Бу хакта тулырак район социаль яклау идарәсе администраторы Лада Обманова сөйли. -Гаиләнең субсидиягә хокукы бармы-юкмы икәнен якынча ничек ачыкларга мөмкин? -2005 елның гыйнварыннан башлап кайбер категория гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләргә түләгән өчен субсидия алырга хокуклары бар. Аны алуга хокукны исәпләп чыгару өчен, гаиләнең тулаем керемен исәпләп чыгарырга һәм аны яшәү минимумы дәрәҗәсе белән чагыштырып карарга кирәк. Мөрәҗәгать итү вакытына гаиләнең тулаем кереме яшәү минимумыннан ким яки аз чыгуына карап, субсидиянең күләме төрлечә исәпләнә. Субсидия алучы өчен шәхси математик хисапны безнең идарә белгече ясый. Гаиләнең яки ялгыз яшәүченең тулаем кереме гариза биргән айдан алдагы 6 календарь ай керемнәреннән хисаплап чыгарыла. Барлык членнарның керемнәре кушыла һәм гаиләдәге кешеләр санына бүленә. Керемнәргә салымнарга тотылып калынган акчалар да керә. -Ә төбәк стандартының үзгәрүе субсидия күләменә ничек йогынты ясый? -Субсидияне хисаплаганда төбәк стандарты хәлиткеч рольне уйный. Төбәк стандарты белән тулаем керемегез аермасын 21 процентка тапкырласагыз, сезнең субсидия күләме килеп чыга. Төбәк стандартының арттырылуы турындагы яхшы хәбәргә килгәндә, республика Тарифлар комитеты тарафыннан ул быелның 1нче сентябреннән 31нче декабренә кадәрге вакытка расланды. Субсидия алучылар аның артуын октябрь аенда ук сизәчәкләр. -Субсидиянең күләме үзгәреп торырга мөмкинме? -Әйе. Аның үзгәрүен кеше сизми дә калырга мөмкин. Субсидия даими берәмлек түгел. Ул гаиләнең составына, тулаем кеременә, яшәү минимумына, гаилә членнарының эшләүче кешеләр, пенсионерлар яки мәктәп укучылары булуына да бәйләнгән. Аның күләме хезмәтләр өчен фактта түләнгәннән артык та була алмый. -Соңгы вакытларда 1нче сентябрьдән арткан торак-коммуналь хезмәтләр өчен максатчан субсидияләр түләү тәртипләрен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Бу сорауга да ачыклык кертеп үтсәгез иде. -Мондый мөрәҗәгатьләр безгә дә күп. Республика Министрлар Кабинетының быелның 27 августында кабул иткән 738нче карары турында сүз бара. Ул Казан, Зәй, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Ютазы районының Урыссу торак пунктында һәм Түбән Кама районының Кызыл Чишмә авыл җирлегендә яшәгәннәргә, җылылыкны "Таттеплосбыт" ААҖдән алган кешеләргә генә кагыла. Районыбызда яшәүчеләр өчен тагын бер тапкыр кабатлыйм: субсидияләр хисаплау буенча үзегезгә кагылышлы һәм тулырак мәгълүматны сез Совет урамы, 10нчы йорт адресы буенча яки 3-22-83, 3-29-82 телефоннары аша ала аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X