Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәче үтергән җәннәткә кермәс

"Экстремизмга-юк!" айлыгы кысаларында үзәк китапханәдә "Мөселман халыкларының традицияләрендә тынычлык кануннары" башы астында диспут үткәрелде. Китапханәчеләр шушы темага кагылышлы сорауларга җавап бирүен үтенеп шәһәр мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллинга мөрәҗәгать иттеләр. "Мөселманнар һәр эшне "Бисмилләһиррахмәниррахим" (Мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе булган Аллаһ исеме белән) дип башлый. Сәламләгәндә: ''Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтүһү вә бәрәкәтүһү" (Аллаһның рәхмәте...

"Экстремизмга-юк!" айлыгы кысаларында үзәк китапханәдә "Мөселман халыкларының традицияләрендә тынычлык кануннары" башы астында диспут үткәрелде. Китапханәчеләр шушы темага кагылышлы сорауларга җавап бирүен үтенеп шәһәр мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллинга мөрәҗәгать иттеләр. "Мөселманнар һәр эшне "Бисмилләһиррахмәниррахим" (Мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе булган Аллаһ исеме белән) дип башлый. Сәламләгәндә: ''Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтүһү вә бәрәкәтүһү" (Аллаһның рәхмәте һәм бәрәкәте Сезгә булсын),"-ди. Шундый игелекләр теләгән кешегә карата кем начар гамәл кыла ала? Ислам үз эчендә төп игелекләрне туплый,"-дип башлап җибәрде хәзрәт үз чыгышын. Дәлил итеп Коръәни-Кәримнән берничә мисал китерде. "Мәче үтергән җәннәткә кермәс,"- ди Аллаһы Тәгалә. Кеше үтерү кешелекне үтерү белән тиңләштерелә. Ислам дине мәрхәмәтле, киң күңелле һәм юаш булырга куша. Кеше-Аллаһның иң бөек яратылмыш җан иясе, кеше каны-изге." Диспутта катнашучылар 19 июль вакыйгаларын-Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм, аның фикердәше Вәлиулла Якуповның үтерелүе хакында да искә алдылар. Хәзрәт соңгы вакытта дини агымнарның күбәюе, яшьләрнең шуларга ияреп китүен булдырмас өчен бердәм булырга чакырды. Әңгәмәгә район башлыгының мобилизация буенча ярдәмчесе, террорга каршы комиссия секретаре Раиф Мифтахов та кушылды. Ул китапханәчеләрне, китапны хөрмәт итүен әйтте. "Китап укыган кеше әхлакый сыйфатларга ия була. Соңгы вакытта халык әхлаксызлык сазлыгына бата бара. Һәр авылда диярлек мәчет, аның имамы бар. Алар белән бергәләп авылдашларыгызны Аллаһ кушканча яшәү рәвешенә инандырырга тырышыгыз. Бигрәк тә яшьләргә зур игътибар бирергә кирәк,"-диде ул. Очрашу вакытында дини мәгьлүматларыбызны да баеттык. Габдрахман хәзрәт башка темалар буенча сорауларга да ачык итеп тулы аңлатма бирде. Диспут җанлы әңгәмә рәвешендә үтте. Китапханәчеләр бу очрашуларның дәвамлы булуын теләделәр.

Рәмзия Биктаһирова, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев