Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котлау

Хөрмәтле мамадышлылар, якташлар! 2012нче ел тәмамлана. Ул хәтеребездә тарихи вакыйга булып калачак. Районыбызга ел башында ук яуган "алтын яңгыр" яхшы уңыш бирде. Узып баручы ел бик җаваплы, мәшәкатьле булса да, тормышка ашырылган чаралар зур канәгатьләнү хисе дә китерде. Юллар, торак, социаль-мәдәни объектларны төзүгә районыбызда гаять зур игътибар бирелде. Мамадыш "Иң...

Хөрмәтле мамадышлылар, якташлар!

2012нче ел тәмамлана. Ул хәтеребездә тарихи вакыйга булып калачак. Районыбызга ел башында ук яуган "алтын яңгыр" яхшы уңыш бирде. Узып баручы ел бик җаваплы, мәшәкатьле булса да, тормышка ашырылган чаралар зур канәгатьләнү хисе дә китерде. Юллар, торак, социаль-мәдәни объектларны төзүгә районыбызда гаять зур игътибар бирелде. Мамадыш "Иң төзек шәһәр" республика конкурсында дүртенче ел рәттән -беренче, 100 мең кеше яшәүче торак пунктлары арасында Россия Федерациясе конкурсында өченче урынга лаек булды. Районда демографик хәлнең тотрыклылану факты, безнең күркәм эшләребезне дәвам итүче буын үсеп килүен раслый. Мамадыш муниципаль районының республикабызда иң яхшылар сафында булуына, һәрьяктан башкаларга үрнәк итеп куелуына мин чын күңелдән сөенәм, моның белән чиксез горурланам! Бу-Сезнең казанышлар, кадерле якташларым, хөрмәтле ветераннар! Лаеклы хезмәтегез өчен һәммәгезгә дә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Яңа ел саулык, бәхет, күңел көрлеге, сөенечле үзгәрешләр генә алып килсен!

А.П.Иванов,

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБ җирле бүлекчәсе секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев