Беренче мәртәбә стипендияле булдылар
Сәхнә

Беренче мәртәбә стипендияле булдылар

Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус дәүләт стипендияләре тапшырылды.

Әлеге чарада Мамадышның “Каприз” хореография коллективы җитәкчеләре Тәнзилә Әхмәдуллина һәм Рөстәм Әхмәдуллин катнаштылар. Узган ел бу бию төркеме “Созвездие”-“Йолдызлык” фестивалендә “Хореография” номинациясендә Гран-при откан иде. Фестивальнең егерме еллык тарихында безнекеләр мондый югары бүләккә беренче мәртәбә ирештеләр.


Нет комментариев