Чаллы мөселманнары велосәяхәткә чыккан
Общество.

Чаллы мөселманнары велосәяхәткә чыккан

12 юлчы Нур-Ихлас мәчетеннән башланган маршрут буенча урман эченнән 30-35 чакрым узган.

 Узган ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәре мөселманнары велосипедларда Первомайский дамбасы буйлап табигатьтә йөрергә чыккан. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итте.

12 юлчы Нур-Ихлас мәчетеннән башланган маршрут буенча урман эченнән 30-35 чакрым узды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чарада Чаллы шәһәренең Нур-Ихлас, ГЭС мәхәлләсе, Утыз Имәни, Әбүзәр һәм башка мәчетләренә йөрүче 16 яшьтән өлкән булган мөселманнар катнашкан. Өйләдә җәмәгать намазы укылган.

http://tatar-inform.tatar

Фото: dumrt.ru


Нет комментариев