Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
Общество-non-RSS

Мамадышлылар Мәүлид аеның бер көнен ураза тотып каршы алдылар

Район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миинегалиев Балык бистәсендә кунакта булып кайтты. Сәфәр кысаларында Илхам хәзрәткә Балык бистәсенең бер мәхәлләсендә Мәүлид мәҗлесе шаһиты булырга туры килә. Мәүлид кичәсе - бик күңелле, күркәм тантана. Ул бер генә көндә үткәрелми, ә тоташ ай буе дәвам итә. Раббигыль-әүвәл ае - Мәүлид ае. Димәк, тантана бу...

Район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миинегалиев Балык бистәсендә кунакта булып кайтты.

Сәфәр кысаларында Илхам хәзрәткә Балык бистәсенең бер мәхәлләсендә Мәүлид мәҗлесе шаһиты булырга туры килә. Мәүлид кичәсе - бик күңелле, күркәм тантана. Ул бер генә көндә үткәрелми, ә тоташ ай буе дәвам итә. Раббигыль-әүвәл ае - Мәүлид ае. Димәк, тантана бу айның беренче көненнән башлана. Менә шул Мәүлид ае башлангач, кешеләр үзләре теләгәнчә, хәленнән килгәнчә туганнарын, якыннарын, якын тирәдәге карт-корыны, яшь-җилкенчәкне табынга җыя.

Сүз уңаеннан, Мамадыш районының Яңа Комазан авылында Мәүлид аеның бер көнен ураза тотып каршы алганнар. Кичен "Рәшидә" мәчетендә ифтар ашы да оештырылган.

ААМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250